top of page

 

Тормыш көзгесендә-намус өлгесе.

(Сөләйманова Лузия Мирхаҗиян кызының 55 яшьлек юбилее уңаеннан)

 

 

Һәр иртәдә эшкә барганда, дулкынланып торган озын чәчләренә  ак яулыгын матур итеп  япкан, киң күңеле  күз карашыннан сирпелеп торган, сабырлыгы салмак хәрәкәтләреннән күренеп торган мөлаем ханымны очратам мин. Ипле генә басып инде бик күп еллар  яраткан эшенә баруы аның. Сүзем авылда иң хөрмәтле гаиләдә туып үскән, үзе дә олы ихтирамга лаеклы  Сөләймәнова Лүзия апа турында. Күркәм холык аңа ата-анасыннан күчкән. Мирхаҗиян абый белән Сәвия апа  җиде балага белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына озаткан.  Иң якын күршеләрем Сәвия апа һәм Мирхаҗиян абый   дөрес күңелле, туры сүзле, гадел, тыныч холыклы, ярдәмчел кешеләр иде. ( урыннары җәннәттә булсын)

      Лүзия апа  1960 нчы елның 20 сентябрендә җиде бала арасында дүртенчесе булып дөньяга килә. Кечкенәдән кешеләргә хөрмәт белән карарга,  туганнарның кадерен белергә өйрәнеп, итәгатьле, әхлаклы булып үсәләр алар. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә ул.Туган авылына кайтып  колхозга эшкә урнаша.

1982 елның 11 июлендә яшьлектәге насыйп яры колхозда бригадир булып эшләгән Әмәкәй авылы егете Гыйлемҗаны белән кавышып матур гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Икәүләп туган авылда тырышып хезмәт куялар. Бер- бер артлы тупырдашып, шатлык арты шатлык өстәп  өч уллары дөньяга аваз сала.Тик улларының уртанчысы  якты дөньяда җиде ай гына яшәп кала. Яратып туя алмый әти кеше уллары Илнар һәм Илшатны. Һәр эшкә җиң сызганып, дәртләнеп тотына Гыйлемҗаны. Матур киләчәккә өметләнеп  зур  планнар коралар яшьләр.  Шатлык- куанычлардан торган тормыш шулай гына дәвам итсә иде. Тик...

  Колхоз  өчен урман кисәргә барган җиреннән  үзәк өзгеч куркыныч хәбәр җиткерәләр: Гыйлемҗанны агач баскан...

     Гомер кыллары бик нечкә шул. Бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килә. Биш яшьлек Илнарын, ике айлык Илшатын кочаклап  Лүзия апа  28 яшендә ятим кала. Ялгызлык уты җанын көйдерсә дә, уллары өчен бәгыре киселсә дә, йөрәгендә яшәр өчен көч таба ала ул. Авыр кайгысын эченә йотып  бар гомерен газиз  улларына багышлый. Илнар белән Илшатка әтиләре урынына калган бабалары, әбиләре, туганнары  Лүзия апаның ныклы терәге була. Кайнанасы белән кайнатасын да әти-әнисе кебек якын күрде, ташламады ул,  озак еллар олы хөрмәт белән тәрбияләп соңгы юлга озатты аларны.

  Тормыш аяусыз. Кеше бәхетсезлегенә көлеп караучылар да, кимсетергә маташучылар да табылып тора. Ә Лүзия апа, сыңар канат кагып талпынса да, керсез күңеленә, чиста, тугры намусына беркайчан да тап төшерми. Улларының үсеп җитеп чын кеше булуларын тели. Горур башын югары тота, балаларының һәм һәркемнең күзенә туры карарлык итеп яши, улларының “Рәхмәт сиңа, газиз әнкәй!” дигән сүзләрен ишетәсе көннәрне аналәргә гына хас  олы сабырлык белән көтеп  ул.

   Уллары үзе кебек игелекле, кече күңелле, әдәпле булып үстеләр. Бүгенге көндә ике улын да өйләндереп олы тормыш юлына бастырды Лүзия апа. Хәзер инде ул- оныкларының яраткан, кадерле әбисе, киленнәренең  ягымлы, йомшак сүзле кайнанасы, улларының газиз кешесе, һәркем өчен сокланырлык тормыш өлгесе.

  Аның язмыш гарасатларын кичеп бирешмәскә өйрәнгән, чыныккан йөрәгендә тормыш кимсеткән, бәхете кителгән һәркем өчен урын табыла. Чит- ятлар бәхетсезлегенә битараф кала алмаганга,  үз баласыдай якын күреп, җылы куенына тагын  Гөлфинәсен сыендырды әле ул. Бүген аның кызы язмышы өчен җан атып, аны кеше итү өчен өр-яңадан янып, тырышып йөргән чагы. Тормышка мәхәббәт, кешеләргә мәхәббәт әнә шулай яшәргә көч бирә аңа. Шуңа күрә дә Лүзия апаның йортыннан кеше өзелми: балалары, оныклары, туганнары, күрше- күләннәре өчен  йөзе ачык, табыны һәрчак әзер аның. Бәйрәм, юбилейлар җитсә, авылдашлар үтенечен кире какмый, тәмле итеп чәк-чәкләр дә пешерә әле ул.

   Нәкъ җырдагыча -“... яшәрми кая барсын ул, дөнья матур, әй , кара син”.  Ә дөньяны матур итә белгән, аны якын иткән  һәркемнең тормышына матур төсләр өсти алган  Лүзия апа кебек кешеләр  чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек.

Кошларга да пар канатлар кирәк

Биек  очар өчен күкләргә.

Насыйп яры кирәк  адәм баласына

Гомер юлын парлы үтәргә.

Тормыш диңгезендә батмас өчен ,

Җиңәр өчен  давыл -җилләрен,

Яхшы  юлдаш кирәк,  авыр чакта,

Куяр өчен көчле иңнәрен.

Маңгайларга язган язмыштырмы?!

Ачы ялгышымы язмышның?!

Өмет йолдызлары сүнә  кайчак,

Болыт каплый күген тормышның.

Сыңар канат  кагып, талпынса да,

Тап төшерми саклап  намусын.

Бик сабырлар гына көтә ала,

Ачылганын бәхет капусын.

Күркәм холкың, изге  җаның өчен

Ихтирамга лаек кеше син.

Ике улың -  ике канат иттең,

Изге фәрештәнең ише син.

Сокланмыйча мөмкин түгел сиңа-

Син сабыр да, көчле, акыллы.

Синең тормыш – өлге, үрнәк бит ул,

Яше, карты өчен авылның.

                                ("Авыл утлары",30 нчы сентябрь,2015 ел)

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page