top of page

   Әгәр битарафның күңелендә кызыксыну уята алсаң, икеләнгәнне ышандырырга һәм көчсезләрне якларга сәләтле булсаң, дуслыкның кадерен белеп, чын күңелдән эчкерсез сөйләшә алсаң, үз эшеңне яратсаң – син укытучы! Минемчә, укытучы - гомерен шушы һөнәргә багышлаган һәр кешедән бетмәс- төкәнмәс яшәү көче, зур иҗади потенциал, күңел киңлеге, балаларга чиксез мәхәббәт һәм үз эшеңә тугрылык таләп итүче иң изге һөнәрләрнең берседер.

    Укытучы булу җиңел түгел! Тик балачакның якты хыяллары белән бергә үрелгән, яратып башкарылган  хезмәт кенә һәр көн саен бер сукмактан атларга, гомерең буе сайлаган һәнәреңә тугры калырга көч бирә торгандыр, мөгаен. Заман укытучыны  нинди генә катлаулы сынаулар алдына куймасын, балаларның ышаныч тулы күзләре сиңа  төбәлгәндә, килер буыннарның белеме, әхлагы, рухи һәм физик сәламәтлеге өчен җаваплылык(авылда бигрәк тә) тойганда сайлаган юлыңның нинди абруйлы һәм мөһим булуының бар нәрсәдән өстен икәнлегенә инанасың.

    Бу якты дөньяга һәркем үз язмышы, үз бәхете белән туа. Минем язмышым балачак иле  буйлап катлаулы да, мавыктырыч та булган математика, информатика фәне сукмакларыннан атлавым белән бәхетле. Шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләргә гаҗәеп бай булган, борчу – мәшәкатьләр белән тулы 23 еллык балачаклы хезмәт юлым артта калган.  Бу вакыт эчендә үз фәнемне укытуның күп төрле ысуллары, нәтиҗәле алымнары табылган һәм кулланылган. Тик һәр көн саен дәрескә күтәренкелек һәм мәгънә өсти алырлык, укучыларны  чын тормышка  якынайтырлык, уйга салырлык мәсьәләләр эзләү халәтеннән аерыла алмыйм. Дәрес бит ул кыңгырау белән башланып, кыңгырау белән тәмамланса да, һәр баланың акылы һәм күңеле түрендә үз эзен сала. Укучыга үз-үзен табарга, беренче һәм иң мөһим ачышын – үзенең сәләтләрен, ә бәлки талантын ачарга ярдәм итү–  минем укытучы буларак төп бурычым. Бу бурычны үтәү тирән белем, педагогик осталык таләп итә. Дәресне кызыклы һәм матур итүнең гаять күп төрле заманча ысуллары бар, тик бу юлда иң әһәмиятлесе үз-үзеңә, мөмкинлекләреңә ышаныч һәм олы максатыңа омтылыштыр, минемчә. Математика- “фәннәр патшасы”. Аның катлаулы серләренә төшенү –зур шатлык, ә математиканы укыту – горурлык, математиканы һәм информатиканы кызыксынып өйрәнүче, аны яратучы укучылар тәрбияләү  - бәхет шул була түгелме?! Тәрбия исә дөреслек, гаделлектән башка була алмый. Дөреслеккә илтүче юл берәү генә- балаларга һәм үз фәнеңә мәхәббәт, тугрылык һәм таләпчәнлек. Балаларга күңел җылысы, үз кирәклеген тою мөһим. Шул хисләргә нигезләнгән аралашу гына күп еллар дәвам итә ала. Укучысы ерак илләргә, зур калаларга китеп тә укытучысының киңәшен тотса, аның юлыннан атлап, кеше булып калса –  укытучы максатына ирешкән санала. Әгәр укучым миндә фән укытучысын гына түгел, тормыш укытучысын да күрә ала икән, мин гомеремнең ахырына кадәр шушы юлга хезмәт итәргә әзер.

    Һәр ел саен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулап, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып математика, информатиканы юлдаш итүче укучыларым булуы сөенеч. Югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында  яныма килеп   “Апа, Сез – иң гадел укытучы!”,“Апа, Сезнең янга мактанырга килдем әле: безнең курста  информатиканы миннән дә яхшырак белүче юк” яки  “Мәскәүдә информатикадан олимпиадада катнашып яхшы гына  нәтиҗә күрсәттем  әле, апа” дия алган укучыларым  бар бит - нинди зур куаныч! Казан, Яр Чаллы  шәһәрләрендә,  Актаныш, Азнакай районы мәктәпләрендә  программистлар, математика-информатика укытучылары булып эшләүче үз эшенә бирелгән, талантлы укучыларым булу хезмәтемнең юкка түгел икәнен раслап күңелемә  горурлык хисләре өсти. Менә шулай бүгенге һәм үткәндәге укучылары белән яши ул авыл укытучысы!

   Шигъри җанлы, күңелендә моң йөрткән, тирән хисләргә ия укытучы гына – чын укытучы була ала. Бары шундый кеше генә башкаларның күңеленә үтеп керә, аңлый ала, табигатьне һәм матурлыкны тоярга, тормыш ваклыкларыннан өстен һәм әхлаклы булырга омтыла. Ә математика исә  уй- фикерләрне тәртипкә салырга, мөһимрәкләрен аерып алырга ярдәм итә.Чын математиклар, шигырьләр язарга тиеш,- ди бер авылдашым. Язу гына түгел йөрәккә үтәрлек, күңелне кузгатырлык итеп шагыйрьләребез, язучыларыбыз  әсәрләрен укырга да яратам мин.Тәрбия һәм укыту эшчәнлегемдә шигъри сүзнең никадәр зур тәэсир итү көченә ия икәнлеген күреп күп тапкырлар  сокланганым булды! Милләтеңә тугрылык, әхлакны аңлау  әдипләребездән  башлана бит. 

  Югары белем биеклекләреннән  әле яңа гына белем туплый башлаган укучылары дәрәҗәсенә төшеп, алар янәшәсендә  кабат белем  үрләренә күтәрелә алган укытучы - чын укытучы.  Педагогик эшчәнлегемнең бүгенге көндә беренче төп  кануны  менә шулдыр, мөгаен. Балалар белән һәрвакыт эчкерсез һәм гадел булу- уртак эшчәнлекне   аңлашып, бер-береңә ышаныч белән оештырырга мөмкинлек бирә. Монысы – икенче аерылгысыз принцип.

Уңышсызлыкларының көчле агымыннан кечкенә генә уңыш утравын күрергә, үз мөмкинлекләрен ачу өчен сукмакны табарга булышу укучыда уку теләге уята. Монысы – өченче кагылгысыз принцип.

Камиллекнең чиге юк. Укучылар йөрәгендә математика, информатика фәненә мәхәббәт уяту һәм педагогик осталыкка омтылыш- минем педагогик фәлсәфәмнең дүртенче принцибы.

        Дүшәмбедән шимбәгә кадәр яки дәрестә генә укытучы булып булмый ул. Укытучы кайгыртуы, мәхәббәт кебек ял көннәрен белми. Намуслы хезмәтем, әхлаклы тормыш рәвешем, йорт- җиремдәге  тәртип һәм чисталык, балаларымны игелекле һәм белемле итеп үстереп канат бирү, дан-шөһрәт, дәрәҗәгә омтылулар  түгел,ә укучыларымның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен тоеп яшәү - авыл укытучысын бизи торган сыйфатлар буларак мин шуларга омтылып яшим.  Шуңа күрә укучыларым белән очрашу урыны мәктәп  кенә түгел, ә бар җылысын һәм яратуын балаларга бирүче ачык йөрәгем һәм керсез күңелем.

   Еллар үткән саен, тәҗрибә арткан саен укытучының педагогик эшчәнлеге яңа эчтәлек белән байый бара.Тик әүвәлгечә,класска дәрескә керү- укытучы өчен зур шатлык булып кала бирә. Авыл мәктәбендә сыйныфтагы укучыларның аз санлы булуы да, дәрес өчен кирәкле әсбапларның иске яки гел булмавы да, авыл баласының дәрестән тыш  өстәмә белем алу мөмкинлеге җитәрлек  булмау да,авыл укытучысы өстенә өелгән мең төрле, җәйге ял вакытында да тынгылык бирми торган  мәшәкатьләр дә моңа комачау итә алмый, әлбәттә.Тик мәктәптә балаларның шат авазлары гына тынмасын, ябылмасын  иде авыл мәктәбе!
    Кыңгырау шалтырый,эш көне тәмам, ә иртәгә тагын дәрес.Кыңгыраулар һәм дәресләр минем язмышымда тагын күпме булыр? Бары шунысы ачык: бу дөньяда минем юлым бер- мәктәп,укучылар.

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page