top of page

Сынаулар сындырмый аны...

(күршеләрем Мияссәр һәм Миләүшәгә багышланган язмадан)

 

Язмыш адәм баласына

Сынауларның бирә төрлесен.

Тез астына суга көтмәгәндә,

...Кемгә суза бәхет өресен.

 

Түкми- чәчми тотар иде һәркем

Кулындагы бәхет касәсен.

Белмибез шул алдан берничек тә,

Кемне нинди сынау көтәсен.

 

Көч җитәрдәй сынауларны язмыш

Сайлап бирә,- диләр кешегә.

Җиңел тормыш белән сыный мескеннәрне,

Ә авырын бирә көчлегә.

 

Якасыннан язмыш йолкыганда,

Тик көчлеләр генә төз кала.

Авыр язмышка да буйсынмыйча,

Бу тормышта матур эз сала.

 

Чытырдатып ябышып ялларына,

Язмыш аты дулый башласа,

Төшеп калмас тормыш арбасыннан,

Кыялардан түбән ташласа...

 

Биекләргә очар чакларында

Сындырса да язмыш канатын,

Түбән карап аска томырылмас,

Яшьнәр күктә онытып ярасын.

 

Җанын җылытырлык көч алырга,

Язмыш белән тиңсез көрәштә,

Йөрәгендә канат тоеп яшәр,

Тик янында булсын Миләүшә.

 

"Авыл утлары", 4 декабрь,2013 нче ел

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page