top of page

    Җәлил шигырьләре...

 

Өстәлемдә Җәлил шигырьләре...

Моабитта язган дәфтәрләр.

Җан авазы булып, утлар кичеп,

Туган илгә кайткан ядкәрьләр.

Күңелемдә йөртәм шигырьләрен

...Җаным сыкрый, йөрәк сулкылдый.

Шулай кага хисләр диңгезенең

Шигырьләрдән күчкән дулкыны.

Һәрбер уе, һәрбер сүзеннән

Туган илне сөю бөркелә.

Шул сөюне, ал канына төреп,

Тапшырган ул халкы хөкеменә.

Бер гасырлык тарих төпкеленнән

Килә аның йөрәк тибеше.

Ил хакына җанын кызганмаган

Батыр онтылырга тиешме?!

Юк! Тагын йөз ел үтеп,

Ничә генә гасыр кичмәсен-

Батырлык һәм илгә тугрылыкның

Һич саекмас якты чишмәсе.

Рәхмәт сиңа, дан җырлыйсың бүген,

Туган халкым, батыр улыңа.

Моңлы җырга тиңдәш гомер юлы

Онытылмасын гомер буена!

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page