top of page

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре

1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.

3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - әдәплелек ул.

5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.

6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.

7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.

8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия - өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр.

9. Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер.

10. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.

Синең биш асылың

 

(мөнәҗәтләр)

Кеше өчен иң әүвәле - намус ,дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

 

Икенче иң кыйммәтлесе - гакыл, дигән, 

Гакылсызда тәүфыйкъ ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

 

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп,дигән,

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән;

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйкъ тә юк,

Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.

 

Дүртенче иң кыйммәтлесе - күңел,дигән,

Күңеле бозык кеше - кеше түгел,дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә,үлеп җиргә күмел,дигән.

 

Бишенче иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

 

Акыл, намус, белем

Яңа, гүзәл чорга кергән чакта

Синең туган илең,

Хуҗа булып бассын алгы сафта,

Акыл, намус, белем!

Хак-гаделлек өчен яу барганда

Янган утка атыл;

Маяк булып торсын синең алда

Намус, белем,акыл!

Һәр ялганның якасына ябыш,

Мәкер белән алыш;

Җирдә тапталмасын өчен ярыш

Белем, акыл, намус!

                                 Гамил Афзал

"Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..."

Җаныңның ваклыгын

сылтама заманга.

Куркырга, өркергә

җай бар ул һаман да.

Ә бит бар кешеләр

шәхесен ватмаган,

хаклыкны сатмаган,

вөҗданны саклаган. 

Әйткәннәр: тарихтан

түгелсәм түгеләм,

изелсәм изеләм,-

әмма да бөгелмәм!

Үзләре сеңсә дә,

рухлары калыккан.

...Әнә шулар үлеме

җан өрә халыкка.

Асылыңны яшереп

кыланма ни генә,-

буыннар хәтерендә

бары да чигелә!

Җаныңның ваклыгын

сылтама заманга...

                                  Равил Фәйзуллин

Кеше булсаң

Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,

Һәр вак- төяк өчен җаның янса;

Намуссызлар, вөҗдансызлар өчен

Үз вөҗданың әгәр газапланса.

Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,

Йөрәксезләр өчен йөрәк булсаң;

Телен тыйганнарның сүзе булсаң,

Хет берәүгә җирдә үрнәк булсаң.

Җиңел түгел, яуда ауганнарның

Әрнеп тынмас яралары булсаң,

Сак белән Сок кебек каушалмаган

Ике җанның аралары булсаң.

Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,

Кулсызларның сыңар кулы булсаң;

Аяксызга терәк-таяк булсаң;

Улсызларның газиз улы булсаң.

Җиңел түгел, бу Җирдәге бөтен

Яманлыкка үчле-тешле булсаң-

Җиңел түгел яшәү Кеше булсаң.

 

Ләкин Кеше башын салса салыр,

Кешелеген барыбер саклап калыр.

                                  Зиннур Насыйбуллин.

 

 

       ("Көч һәм рух тамырлары" китабыннан)

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page