top of page

 Әниемә

Төшләремдә генә күрәм,әни,

Бик сагындым нурлы йөзеңне.

Васыять итеп балаларга әйтәм

Синең әйткән һәрбер сүзеңне.

Төшләремә ешрак кер син ,әни,

Сүзләрем күп сиңа сөйлисе.

Сөйли алмыйм- җанда авыр газап,

Гомер буе шуны сөйрисе...

Төшәләремдә сине йомшак кына,

Кочагыма алам яратып...

Җанкаеңның җылылыгын тоям,

Өннәремдә төшем яңартып.

...Туган көнем-улым котлау язган,

Йөрәккә үтә җылы сүзләре.

Ә мин сиңа әйтә алдыммы соң?!-

Яшькә буылам, күрми күзләрем.

Кайчагында бик борчулы күрәм,

Борчыласың- безнең өчендер.

Кеше иттең безне, белем бирдең,

Кызганмадың тормыш көчеңне.

Шатлыкларым булса, иң беренче

Син киләсең миңа төшемдә.

Сизәм,әни, һаман кызым,- дип

Сөенәсең һәрбер эшемә.

Изге Коръән сүрәләрен көйләп,

Укый идең, кайчан барсак та.

Дога кылам, әнием, рухыңа-

Урының булса иде оҗмахта.

(“Авыл утлары”,18.09.13.)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page