top of page

Туган авылым

    Бу биттә элеккеге Уфа губернасы, Минзәлә өязе Актаныш районы Мәчти-Наратлы авылының кыскача тарихына багышланган Дәлия Ханнанова һәм Фәнүзә Сәяповаларның "Туган авылым урамын соңгы кабат урадым" исемле китабыннан (Актаныш. ҖЧҖ ФҖБ  "Актаныш басмаханәсе". 2010 ел - 106 бит) кайбер мәгълүматлар бирелә.

 

Татарстан Республикасының югалган авыллары турындагы тулырак мәгълүмат алу өчен шушы сылтама аша керергә мөмкин.

Мәчти авылының юл башы.Гомуми белешмәләр.

  Мәчти авылы Татарстан Республикасы Актаныш районына карый иде.1930-1935 елларда Мәчти авыл Советы, 1.01.1936 елдан Югары Яхшый авыл Советы составында торган. Башкортстан Республикасы чигенә, Байсар, Чуракай авыллары ягыннан 5 км ераклыкта, Уфа-Казан юлы трассасына да 5 км ара.

    Авылыбыз табигате бик матур һәм бай булган. Сөн елгасына коя торган бормаланып аккан Сикия елгасының сул ярында, куе бай әрәмәлек янына, аннан ерак түгел җиләкле калкулыкка урнашкан. Әүлия кабере янында шифалы Әүлия чишмәсе, авылдан ерак түгел "торна коесы", тәмле сулы олы чишмәсе бар иде. Климаты җылы, туфрагы кара, уңдырышлы. Басуларда иккән игеннәр арыш, бодай,тары, карабодай, борчак,солы, арпа,(элегрәк ясмык һәм борай да булган), басуда да, ындырларда да бәрәңге үсә. Яшелчәләрдән чөгендер, кишер, суган, кыяр, шалкан, бәрәңге үстерелә. Берничә ел коксагыз да игелде.

   Ерак түгел- Яхшый, Сәфәр урманы -дип йөртелгән урында нигездә имән, каен,юкә, усак үсә иде. Куаклыклардан тал, гөлҗимеш,шомырт, балан җимешләреннән халык файдаланды.

     Мәчти авылының урамнарын сирень, акация, чия агачлары бизәп торды.

Ашарга ярый торган үләннәр: какы, кузгалак, балтырган, күке башы, кычыткан, кәҗә сакалы һ.б. үсә.

     Мәчти халкы революциядән соң, аерым хуҗалыклар белән көн күргәннәр. 30 нчы еллар башында колхоз барлыкка килә. Аңа Чапаев исеме кушалар.

   50 нче еллар уртасында авылга радио керә.

   Авылда мәктәпләрнең төрлесе эшли. 2 степень, ШКМ, ТБУМ башлангыч мәктәп булып бетерелә. Авылда 44 нче санлы балалар  йорты да эшләп ала. (1942-1955 елларда)

  Авылда Мәчти участок больницасы да эшләп ала.(1956-1973 елларда).

  Авылда елдан-ел шәхси хуҗалыклар саны кими. 1930-1931 һәм1936-1937елларда күп гаиләләрне раскулачивать  итеп сөргенгә җибәргәннәр.

   1939-1940 елларда яшәп килгән хуҗалыкларның  йортларының урыны һәм хуҗаларының исемлеге бирелә(1 схема) (9-13 нче битләр)

   Халкы- дворяннар, кулаклар, крестьяннар - хезмәт белән тату яши, игенчелек белән шөгыльләнә.

   Революциягә кадәр ,дворяннар Солтанова Әминә, Зөһрәләр кымыз санаторие тоталар.Кымыз ясау өчен махсус атлар да тоталар. Кымыз үләннәре булдыралар. Санаториягә дәваланырга килүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган була.Дәвалану биналары, торак биналары, ял итү өчен парк (наратлы олы бакча), су коену өчен Сикия елгасы тирәнәйтелгән. Буасын әрәмә эчендәге "шарлама" дия иде халык. Мөфти хәзрәт Мөхәммәдияр Солтанов салдырган зур мәчет, аның әтисенең зур мәдрәсәсе булган. Халык бик динле һәм зыялы булган. "Мәчти халкы борчакны да чәнечке белән ашый" - дигән "даны" чыккан. Зәвык белән формалаштырылган зираты да бөтен тирә-якка күркәм булып күренеп тора иде.

  Халкы белемле һәм зыялы булган.Татарлардан беренче композитор Солтанов Мансур Ислам улы Мәскәү консерваториясендә белем алган, Саратов шәһәренең консерваториясендә флейта буенча белем биргән.  Мондый шәхесләр бик күп. Казан мәктәпләрендә рус теле укыткан Солтанов Хәсәннең фотосы да сакланган.

  Мәчти тирә - ягын аңлата торган атамалар: Әүлия кабере, Елан басуы,  Яхшый басуы,  " биш каен"(язгы елга) һ.б.( 8 нче бит)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page