top of page

Мәңге яшә, авылым!

 

(улым авызыннан)

Әнием кебек якын күңелемә

Әмәкәем- туган авылым.

Рухыма синнән көчалалсам,

Бәхеткәем таба алырмын.

Һәр балаңа яшәү көче өсти

Җилкәйләрең-назлы сулышың.

Авылымның данын киләчәккә

Илтер өчен минем тумышым.

Һәр балаңның күңелендә яши

Калмыякай- гүзәл инешең.

Кочагыңда үткән балачагым сагнып,

Талларыңа кайтып килешем.

Кеше булып синдә, канатланып

Киң дөньяга очкан улларың.

Онытма,- дип туган нигезеңне

Чакыралар урман-кырларың.

“Йомры имәнлегең”,”Борынчыгың”,

“Бия суйган”,“Яссысазың”,”Кымызлык”

Тарихыңда калган бу эзләрнең

Һәммәсенә һәйкәл коярлык.

Сусыл, тәмле җиләкләрең пешә

“Телле тау”ның хәтфә битендә.

Җиләк тәме белән туган якның яме

Ташкын булып ургый хисемдә.

Маллар төшеп сусауларын баса

Синең “Мунчала күлләре”ңдә.

Мәңге онытмам сине,туган авылым,

Ирешсәм дә тормыш үрләренә.

Бабам эзен саклый урамнарың,

Коесы да- Мурзин коесы.

Тәмле суын эчә бик күп еллар

Авылымның кече-олысы.

Туган авыл. Изге хатирәләр

Саклый күңел синең турыда.

Мәңге яшә, авылым-Әмәкәем,

Илһам биреп килер буынга.

 

  Ф.Баһаутдинов “Моң бишегем Мөслим” китабы, 2009 ;

 

             Предыдущая| В начало|Үзең булып яшә!

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page