top of page

Әдәбият дәресләрендә

 

 Татар теле дәресләрендә укучыларым  язган "Солдат улыңнан" һәм "Изге догаңнан ташлама" дип исемләнгән иншалар "Көмеш кыңгырау "республика газетасында дөнья күрде.

                                                                                                 Тулырак..>>>

 

Музейга сәяхәт

Класс җитәкчебез Силүзә апаның : “Балалар, музейга экскурсиягә барасыгыз киләме?” дигән соравына хор белән: “Әйе, ур-ра!”- дип җавап бирдек.Машиналарны укытучы апалар алдан ук белешеп куйдылар һәм, дәресләрдән соң Мөслимгә кузгалдык.Юл буе алтын көзнең табигатенә сокланып, агачларның матурлыгына  хозурланып бардык.

   Район үзәгендә бүген җәяүлеләр өчен тротуарлар салына, урам юллары төзекләнә.Бер үк вакытта бик күп биналарны яңарту эшләре бара.Туган якны өйрәнү музее да яңа гына реконструкцияләнгән ике катлы бинада урын алган. Музейның алты күргәзмә залы бар икән.Археологик эзләнүләр белән шөгыльләнү, балалар белән түгәрәкләр  уздыру өчен класс кабинетлар ясалган. Безнең өчен  иң кызыклы экспонатлардан Мөслим районы җирлегеннән табылган мамонт һәм мөгезборын сөякләре булды. Күргәзмәләр залындагы шәмаил һәм туграларны да зур кызыксыну белән күзәттек. Авылдашыбыз Роза апа Низамованың мәдәният йортында оештырылган  күз явын алырлык картиналар күргәзмәсен зур соклану белән карадык.

    Бинаның фасады да узып баручыларны үзенә җәлеп итәрлек. Музей диварлары төннәрен  хәтта ут белән яктыртыла.

("Авыл утлары" район газетасы, 3 нче октябрь,2014)

Алия Гыйздәтуллина,

Әмәкәй урта мәктәбенең 7 нче класс укучысы.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page