top of page

 

Тормыш үрнәге.

(Галиева Зифа Әбүзәр кызының 55 яшьлек юбилее уңаеннан)

 

Бу дөньяга аваз салганда ук

Тәкъдиренә язган язмышы.

Ак канатлы фәрештәләрнең ул

Ишеткәндер канат кагышын.

Ишеткән дә канат кагышларын,

Кайтавазын салган күңеленә.

Кешеләрнең җанын, тәнен дәвалауны

Юлдаш итеп алган гомеренә.

Холык- фигыленә тәңгәл килгән-

Ак канаты төсле ак халат.

Йомшак кулы-шифа, киң күңеле

Яшәү өмете өсти мең кабат.

Кар- бураннар түгел, таш яуса да,

Төн караңгы дими, көзме-язмы:

Гиппократ  антын саклап йөрәгендә,

Ашыга ул онытып алны-ялны.

Чакыралар - ашыгыч ярдәм кирәк-

Тотып торып булмый мизгелне.

Азмы кирәк өзелмәсен өчен,

Кылдай нечкә кеше гомере!?

Күпме гомерләрне ялгагандыр,

Кем соң аны санап утырган!?

Азмы кешеләрнең кичерешләрен,

Үз йөрәге аша уздырган!?

Сүрелмәслек итеп өмет уты,

Юатырга җайлы сүз тапкан.

Кешеләр,- дип янып яши-яши,

Күпме еллар, күпме су аккан.

Шатлыклардан күңел ташыганда,

Акыллы сүз кирәк чагында,

Чарасыздан йөрәк әрнегәндә

Ул бит- безгә терәк барыбызга.

Авылдашмы, туган, сабакташмы,

Бәйрәм җиткән, хәсрәт килгәнме-

Хәл белешеп, яклап җитешергә

Ходай үзе сәләт биргәндер!

Хөрмәтле Зифа апабыз!

Бәхетле син бүген: кылган һәр гамәлең-

Йөз аклыгың, күңел пакълегең.

Үзеңә тиң  ярың, уңган  балаларың-

Яшәү яме, тормыш гамьлеге.

Үзең белән бергә гаиләң дә

Якын иткән изге һөнәрне.

Сез бит  бердәм шушы олуг юлда-

Шулай була тормыш үрнәге.

Шундый була яшьлек хисен саклап,

Тугры булып тормыш көткәннәр.

Бер бөтеннең ике яртысы күк

Берсен-берсе көчле иткәннәр,

Берсен-берсе хөрмәт иткәннәр.

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page