top of page

Мәчти авылында колхозлашу чоры

   Беренче тапкыр колхоз оештыру 1929 елда башлана.Ул вакытта 8-10 хуҗалык кына колхозга керә(кайбер чыганаклардан: Сәли (Салихҗан), Бәхти, Габдрахман, Мадияр,Әхмәди, Гаптерәүф, Мөҗип, Хамматуллин, Галимҗаннар дигән фараз бар). Колхозчыларны Сикия елгасының аръягына күчерергә булалар. Шул исәптән безнең гаиләне дә.Чөнки әткәй Габделмөҗип колхозга кергән була. Әнкәй күчмәскә теше-тырнагы белән көрәшә. Шулай итеп, колхоз вакытлыча тарала, гаиләләр дә яңа урынга күчми кала. 1930 елда колхоз ныклап оеша. Күпчелек халык колхозга керә. Авылда раскулачивать итү башлана. Сәяси репрессияга дучар ителеп (һәм административ) сөргеннәргә, концлагерьларга җибәрәләр. Административ репрессияга дучар ителгән 11 гаилә сөргенгә җибәрелә. Ә сәяси репрессия корбаннары төрле елларда 1930 елда-4,1931елда-3,1936 елда-1, 1937елда-4, 1938елда-1. Шулай итеп, аз гына хуҗалыклы авылдан 1929-1938 ел эчендә 25 хуҗалык юкка чыга.

  Авырлыклар белән булса да колхоз оеша.Хуҗалыклар атларын, арбаларын, чаналарын тапшыра, чәчү өчен орлыгын бирә.

Беренче колхоз председателе Мөхәмәдиев Әхмәди(1931 елда тәгаен ул, авыл советы утырышлары беркетмәсе буенча, архивтан алынды). Ә менә 24.08.1931 елдагы беркетмәдә Шәяхмәтов Сәли,1932 ел 13.09-Солтанов Бәхти эшли.Мәчти авылы колхозы Чапаев исемен йөртә.

  1951 елда Мәчти авылы Чапаев исемендәге колхоз Түбән Яхшый  "Комбинат" колхозы белән кушыла. Председатель Вәлиев Тәфкил була (Түбән Яхшыйдан) Колхоз исеме Чапаев кала.

   Бу чорда Югары Яхшый, Тәкмәк авыллары "Коминтерн", Мәчти, Түбән Яхшый Чапаев исемендәге, Табанлы Күл "Кызыл юл" колхозлары дип йөртелә.

   1962-1963 елда бу колхозлар берләшә һәм Чапаев исемендәге колхоз исеме белән кала.Бу вакытта колхоз председателе Хөсәенов Хантимер(Бикчәнтәй авылыннан) эшли, парторг Актаныштан Галиуллин Флүн Загитович була.(1962-1964 елларда)

   1965 елның көзендә Чапаев исемендәге колхоз(5 авыл) Байсар  "Кызыл Сөн" колхозы белән берләшә.Колхоз председателе Давлетшин Шахзада, парторг Газетдинов була.

   1970 елда Яхшый авыллараы кабат аерылып чыга.Мәчти авылы Байсар авылы колхозы карамагында кала,4 нче бригада дип йөртелә.

   1967 елда Мәчти авылы Наратлы авылы дип үзгәртелә(30 декабрьдә)

   1974 елда Байсар  авылы колхозы Шәймарданов исемендәге колхоз дип үзгәртелә.

   1978 елда Мәчти авылы юкка чыга.наратлы исеме дә акламый.

   1976 елда 9 хуҗалык, 1981 елда 1 хуҗалык яши.

   1978-1983 елларда колхоз председателе Андерьянов Инсаф эшли.Колхоз председателе исемлеге теркәлә. 1973-1976 елларда Мәчти авылы колхозчылары Байсарга күчә, исемлеге теркәлә.

   1931 елдан Мәчти авылында колхоз председательләре:

Мәчти авылы Чапаев исемендәге колхоз.

  • Мөхәммәдиев Әхмәди- 1931 ел,февраль

  • Шәяхмәтов Сәли-1931 ел,31 август.

  • Солтанов Бәхтегәрәй- 13.11.1932-05.1939.

  • Латыпов Миргарифан -1946 елдан

  • Солтанов Бәхтегәрәй 1948-1949

  • Вәлиев Тәфкил- 1950-1951(колхоз Түбән Яхшый "Комбинат" белән берләшә)

  • Лотфуллин Хәлил -1951

  • Галиев Фатих - 1954

  •  Солтанов Албик- 1954-1957

  • Имамов- 1957-1959

  • Хөсәенов -1960

  • Гайнанов Җәүдәт 1960-1962

  • Лотфуллин -1962-1963

  • Хөсәенов Х.- 1963-1965

  • Давлетшин Ш. 1965-1968( 4авыл -Наратлы, Ю.Яхшый, Т. Яхшый, Тәкмәк "Кызыл Сөн" колхозына берләшә.Наратлы авылы 4 бригада дип йөртелә)

  • Сәлимов Тимерҗан 4 бригадада бригадир,1965-1971

  • 15/4-1972 ел. Наратлы авылы Байсар Шәймарданов исемендәге колхоз бригадасына карый, 2 комплекслы бригада дип йөртелә.

  • Хөсәенов Х. 1976-1978

  • Андерьянов Инсаф 1978-1983

    1978 ел башыннан авыл юкка чыга Әмма анда яшәүчеләр була әле. 1976 елда 9 йорт булса, 1981 елда бер йортта (хуҗалыкта) Кифая әби яши.

           Әзерләде:Ханнанова Дәлия Мөҗип кызы. 25.04.2009.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page