top of page

Ата-аналар белән эш

  

Ата-аналар җыелышлары өчен чыгышлар

 

      ”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл    итү юллары".

  <<йөкләү>>

 

     "Имтиханга әзерләнергә балаларга без бергә булышабыз"

   <<йөкләү >>

 

    "Балам яхшы укысын дисәң..."

   <<йөкләү >>

 

   "Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә?"

<< йөкләү>>

 

 

Ата-аналарга киңәшләр

 

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел. Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк.

Ата-аналарга киңәшләр

1нче киңәш.

Баланың билгеләренә мөнәсәбәт. * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин. * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем! * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез. * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

2нче киңәш .

Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә? * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз. * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез. * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар. * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен. Ата – аналар көндәлегенә.

Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар. Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар. Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас). Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка). Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

  

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page