top of page

Мәчти авылының 44 санлы детдом(ятим балалар йорты) турында

   Фашист илбасарлары безнең тыныч җиребезгә басып кереп күп газаплар китерделәр.Алар тарафыннан басып алынган җирләрдән балалар,картлар, хатын-кызлар тылга озатылдылар.

   Безнең Актаныш районы халкы эвакуацияләнгән 1298 кешене үз гаиләләренә кабул иткән.(Бу сан Калинин районыннан башка,алардан архивта данныйлар табылмады).Алар арасында 22 өлкә һәм шәһәрләрдән-Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Латвия, Украина,Белоруссия,Эстония, КФССРдан,Калинин,Курск,Ростов,Воронеж,Смоленск,Вологда өлкәләреннән руслар,еврейлар,белоруслар,украиннар,татарлар,карельлеләр, эстонлылар, латышлар һәм башкалар булган.

  Актанышка беренче эшелон белән 1941 елның24 июлендә 592 кеше(380 балалар,212 өлкәннәр)Мәскәүлеләр китерелә.

Икенче эшелон белән 1941 елның 28 июлендә 371 кеше (151 балалар,220 өлкәннәр),өченче эшелон белән 1941 елның 8августында 335 кеше китерелә.

   Шулай итеп,районыбыз авылындагы гаиләләр 1298 кешене үзенеке итә.

   Калинин районында да шушы ук хәл иде.Үзебезнең 1940нчы елда ташлап киткән өебездә мәскәүлеләр яшәде.(автор Ханнаноа Д.М.)

  Балаларны гомуми тукландыру өчен төрле юллар эзлиләр.

  Актаныш районында №3 санлы Такталачык,№4 санлы Яңа Әлем,Калинин районында №44 санлы Мәчти авылында ятим балалар йортлары ачыла.

  1942 елдан башлап эвакуация белән китерелгән балалар урнаштырыла.

  Менә шуларны сыендырып Мәчти авылында №44 нче ятим балалар йорты ачыла.

  Мәчти авылында дворяннардан калган биналар исән чакта,алар мәктәпләр булып хезмәт итте.Шуларның берсе-Баязит йорты дигәненә балалар йорты урнаштырыла.Билгеле,башка биналар да файдаланыла.Ашханә, кер юу урыны,мәдәният учаклары,төрле складлар,хуҗалык өчен урыннар кирәк була.

  Кадрлар мәсьәләсен хәл итәсе була.

  Эвакуаця белән килгән балалар төрле милләттән булганлыктан,рус телен белүчеләр кирәк була, күрәсең.Беренче директор һәм андагы башка тәрбияче һәм техник персоналлар эвакуация белән килгән кешеләрдән туплана.

  Актаныш районы архивында булган Калинин районы Мәчти авылындагы 44 санлы детдомының 1944 ел январь аеннан гына приказлар һәм хезмәт хакы бирү ведомостьлары делосы сакланган. Шулай ук Калинин РОНОсының  1945 елдан приказлар книгасы бар.(Актаныш РОНОсында) Шул делоларны карап чыгып кайбер мәгълүматлар табылды.

 Республикада ятим балаларны урнаштыру өчен 70 тән артык детдомнар ачылып, Бөек Ватан сугышында фашистлар тарафыннан басып алынган җирләрдән эвакацияләнгән балалар урнаштырылган.Бу детдомнар 1942 ел башыннан ук оештырылган дияргә нигез бар. Чөнки Актаныш(Калинин районында) районына эвакуация белән күченүчеләр1941 елның июнь,июль,август айларында ук китерелгәннәр.

  Актаныш районы Мәчти авылындагы 44 нче санлы детдомда,1944 елның январь аенда түбәндәге кшеләр эшләгән(зарплата бирү ведомосте буенча)

Детдом директоры Кайдаш К.А. була.

Заметаева Т.П.-тәрбияче,

Промий О.П.-тәрбияче,

Алексеева А.-тәрбияче,

Алексеева А.-медсестра,

Шахнеев И.А.- счетовод,

Попова Ю.-повар,

Ерохина Л.- җыештыручы,

Иванова- җыештыручы,

Дарман Э.- няня,

Гуляцова Е.-кер юучы,

Замин Шараф- конюх булып эшлиләр.(Детдом ачылган көннән шушы кадрлар эшләгәндер бәлки).1944 ел февраль башыннан бу исемлектә 5 фамилия юк.

 1944 ел февраленнән директор булып Амирханова Мөфаккира эшли башлый. Эвакуация белән килүчеләр туган якларына китә башлыйлар. Дирекр К.А.Кайдаш та китә.Туган якларына китү сәбәпле дип расчет ясаган ведомостьлары сакланган.(5 кеше китә)

  Детдом эшен дәвам итү өчен кадрлар белән тулыландырырга кирәк була.(1942-1945 ел азагына).Бик күп кадрлар эшли, яңалары белән алышынып тора.Амирханова М.1946 елның 1 октябренә кадә эшли.Детдомда завуч булып Зарипов Мирфаяз 1946 елның 8 июленә кадәр,Тимерханова 1946 елның 2 октябренә кадәр эшләгәннәр.

  Бөек Ватан сугышыннан кайткан Мәчти авылы кызы- Солтанова Мәрьям 1946 ел 8 февральдән тәрбияче итеп билгеләнә.(приказ №16, 5 февраль, 1946 ел) һәм детдом ябылганчы эшли.Вакытлыча директор, завуч вазифаларын да башкара.

  Детдом директоры Амирханова М.вакытында тәрбияче булып Вәлиева Мәрьям,Кадыйрова Һидая,Харисова Рәшидә,Салахова Р.,Имамова Мәрзия,Мирсәетова Дөрия,КаюмоваМ.,ЮнусоваФ.,Рахимова Ваһалигөл, Габдрахманова Г., Аметова С., Актугановалар эшләгән.(1945 елгы приказлардан һәм 1944 елгы ведомостьлардан алынды,зав РОНО- Абуяров)

  Билгеле,детдом техник хезмәткәрләр белән дә тулыландырыла: Кадыйрова- кладовщик, Шайхразиев -завхоз,Шарина Р.-җыештыручы, Гулявцева Е.-ашарга пешерүче,Нуретдинова-кер юучы,Гиздуллина- җыештыручы,Евокимова-шәфкать туташы,Фатхуллин-бухгалтер, Камалетдинова-дворник, Камалетдинова-төнге няня(1944ел,ноябрь ведомостеннан)

1946 елда(июнь ведомосте)үзгәрешләр күренә.Тәрбияче Гыймаева Р.,Султанова Мәрьям,Осипова Н.- мед.сестра, Кулишева Е.-врач,Султанов -бухгалтер,Шакиров - завхоз,Гатан- кладовщик, Лотфуллина и. -повар,Ханова К.- повар ярдәмчесе, Акмалова - төнге няня, Шакурова М.- кер юуучы, Басыйрова -җыештыручы, Багаутдинова Р. -җыештыручы, Султанова Г.- тегү түгәрәге җитәкчесе,Галимов-дворник(сторож) Бу айда 7 тәрбияче эшләгән.

РОНО приказы белән Әмирханова М. эштән бушатыла(1946 ел, сентябрь аенда). Урәзмәт җидееллык мәктәбе директоры Нәбиев Зәки Мәчти авылындагы 44 санлы детдомга директор итеп билгеләнә.(тәртипкә салу өчен дә дип күрсәтелгән)Приказ №149,п.1,19 сентябрь 1946 ел, зав.РОНО Кадергулов С.Ф.(Кадергулов С.Ф. 1946 ел, 8 июльдән зав.РОНО, аңа кадәр Әбуяров С. була).

Детдомга завуч итеп Гайнетдинов Мансур (Түбән Тәкермәннән) билгеләнә

  

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page