top of page

Әткәем өянкесе

Әткәм тугач бабам йола итеп,

Тал утырткан капка төбенә.

Озак еллар,  тормышка ямь биреп,

Шаулаган ул җилләр көенә.

 

Язлар җиткәч, сылу кызлар кебек,

Чуклы шәлен салган иңенә.

Һәр ел саен җырчы кошлар кайтып,

Оя корган туган җирендә.

 

Әткәм белән бергә үскән агач-

Аның яшьлегенең җырчысы.

Әткәм гомеренең шаһиты ул,

Нигеземнең соңгы сакчысы.

 

Кайткан саен шаулап каршы ала,

Аңлыйм телен: кызым, кайттыңмы?

-Мин булмасам, адашырсың бит син,

Таба алмассың туган йортыңны...

 

Колач җитмәс пәһлевандай тора,

Чал  өянке - әткәм мирасы.

Бир Ходаем, нигеземдә ул булса да,

Көтсен мине, бәхет юрасын.

(“Авыл утлары”,18.09.13.)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page