top of page

Тәкъдире белән килешмәгән

 

Бу язмам иң якын күршем Шәрипов Мияссәр Мирхаҗиян улы турында. 1972 нче елның 23 нче ноябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында тату гаиләдә  җиде бала арасында төпчек бала булып дөньяга килгән ул. Кечкенәдән кул арасына кереп, һәр эшнең тәртибен белеп үсә. Мәктәптә укыган елларында укытучыларның ярдәмчесе, актив оештыручы, комсомол секретаре була. Әти-әнисе, апалары, абыйлары үрнәгендә тәрбияләнгән итәгатьле, хезмәт сөючән егеткә күршеләре, авылдашлары сокланып туймый.

    Армия сафларында хезмәт итеп кайткач авылларны газлаштыру чоры башлана. Тәвәкәллеген, тырышлыгын искә алып аны шушы юнәлештә укырга җибәрәләр. Һөнәрен бик яратып, зур төгәллек белән башкара ул. Авылдагы һәр йортны зәңгәр ягулык белән тәэмин итүдә аның тырыш хезмәте кергән. Кешеләр белән аралаша, уртак тел таба белүе белән хезмәттәшләре арасында тиз таныла ул.

    Шул елларда Сарман якларында үзе кебек үк тәрбияле, итәгатьле, чисталык һәм матурлык яратучы насыйп ярын- Миләүшәсен очрата ул. Бер-берсенә тиң, матур пар булып гаилә корырга, язмышлары бергә бәйләргә уйлыйлар, туй көне билгеләнә. Нәкъ шул көнне язмыш сынауларның беренчесен китереп куя: каты авыру Мияссәрнең газиз әнисен якты дөньядан алып китә. Йөрәктән кан саркып торса да, тормыш дәвам итә. Авыр кайгыдан баш күтәреп, хәл алгач, туй итәләр, матур гаилә корып җибәрәләр. Бер- бер артлы, сөенеч арты сөенеч булып, ике уллары дөньяга килә. Төп нигездә туганнарга ачык йөз белән, әтиләренә күңел җылысы, кадер- хөрмәт күрсәтеп тату яшиләр алар.

    ...Тик язмыш аяусыз. Мияссәр авариягә очраган дигән шомлы хәбәр бөтен авылны тетрәндерә. Их, вакытны кирегә борып булса... Бәлки бу  каһәрле юлга чыкмаган да булыр иде ул. Язмышның тагын да хәтәррәк сынавын иңнәрендә күтәрергә язган икән шул.Умыртка баганасы сынып, аяклары тоймас хәлгә килә аның. Юк, яши алмас... Юк, ташлап китәр ул...Мияссәр белән Миләүшәгә бу сүзләрне ишетү ярага тоз сибүдән дә авыррак булгандыр.

      Япь-яшь килеш җиңел язмышны сайлау мөмкинлеге дә бар иде бит Миләүшәсенә. Тик яшьлек мәхәббәте сыгылырдай чакта сыгылмаска, сөйгәненә тугры калырга этәргәндер аны. Көннәре тоташ караңгы төнгә әйләнгән чакларында ниләр генә кичермәгәндер, ниләр генә уйламагандыр ул. Үз башына килгәннәр генә аңлый ала аны. Үзенең яртысы янәшәсендә, авырлыкка иңен куеп, язмышын бүлешерлек көч табарга һәркем дә булдыра алмый шул!

  Төзәлмәс яралар, күп санлы катлаулы операцияләр бер шифаханәдән икенчесенә йөртә аларны. Бик озак дәваланырга туры килә. Якыннары янәшәдә булганга гына сүнә язган тормышына яңадан җан керә Мияссәрнең. Ике улы белән Миләүшәсенә, әтисенә, балаларын ялгызы тәрбияләүче Лүзия апасына терәк буласы кеше бит ул.Үз хәленең авырлыгын түгел, әнә шуларны уйлап өзгәләнә ул. Тик тора белмәгән, тирә-юньдәгеләргә һәрчак ярдәм кулы сузучы Мияссәр үзе башкалар ярдәменә мохтаҗ була түгелме соң!? Юк, килешәсе килми аның бу тәкъдир белән...

    Һәм килешми дә ул. Кулы яшьтән эш тоткан Мияссәр нинди генә шөгыльләр тапмый үзенә. Улларына костюм –чалбарлар, бәйрәм костюмнары, бияләйләр һәм бик күп кирәк-яракларны һөнәри тегүчеләрдән дә остарак тегә ул. Кулларыннан алтын тама,- диләр андыйлар турында.

     Туганнар авыр чакта сынала ул. Һәрдаим яннарында булып, күңел һәм тән җәрәхәтләрен төзәтергә, энеләренә өрь-яңадан  әүвәлгечә үз юлын, үз эшен табарга аларның да булышлыгы зур булды. Өстәл, табуретка, тумбочка кебек вак–төяк җиһазлар ясап караудан башланган эшен, үзенә остаханә ачып, шәхси эшмәкәр булып дәвам итә ул. Бүгенге көндә матур йорт җиһазлары, яшь  киленнәргә затлы сандыклар ясап тирә-як авылларда гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдә дә танытты инде ул үзен. Шулай язгандыр инде ,- дип язмышына кул селти торганнардан түгел шул ул. Ходай үзен атлап йөрүдән мәхрүм итсә дә, адым саен авыр сынауларны җиңәргә, тормыш ваклыкларыннан өстен булырга сәләтле чын ир- егет икәнен исбатлап  яши ул.

   Улларына үрнәк әти дә ул. Рухи ныклык, ирләрчә сабырлык үрнәге. Алтын куллы әтиләрен өлге итеп, уллары да мебель ясау эшенең барлык нечкәлекләрен аңлап, серенә төшенеп, эш сөючән булып үсәләр. Олы уллары Динар Әлмәт шәһәрендә нефть институтында белем ала. Атна саен әти-әнисе янына кайтып хәл белеп, эшләрендә булышып тора. Әтисенең уң кулы да ул: мебельләрне җыеп, көйләп урнаштыру эшен үзе алып бара. Кече уллары Диас та хуҗалыктагы ныклы кул кирәк булган һәрбер эшне үз җаваплылыгына алган. Алма агачыннан ерак төшми,-  диясе килә алар турында. Әти- әнисенә ныклы терәк, ышанычлы таяныч  булып үсәләр алар.

   Ир-атның кем икәне капкасыннан, ә хатын-кызның кем икәне баскычыннан күренер,- ди халык. Аларның йорт - хуҗалыгы авылдагы иң чиста, иң матурлардан санала. Җәйләр җитсә, гөлбакчасында затлы, аллы-гөлле соклангыч чәчәкләре, теплицасында күңел җылысы биреп үстергән  күп төрле яшелчәләре, сирәк очрый торган җимеш агачлары дөньяга ямь өсти. Кайчан гына килеп керсәң дә һәрчак һәрбер вак-төяккә кадәр үз урынына урнаштырылган булуына игътибар итәсең. Өй эчендәге интерьерның  һәр элементы  хуҗаларның югары зәвыклы, иҗади сәләткә ия кешеләр булуын күрсәтеп тора.                             

                     

  Бу язмам Мияссәр турында,- дип  башлаган идем. Тик Мияссәр турындагы уйларым Миләүшәдән аерыла алмый. Бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәүнең үрнәк өлгесе  шулай була торгандыр ул.

  Тиздән  хөрмәткә лаек күршемнең туган көне якынлаша. Аны туган көне белән чын йөрәктән котлап, киләчәктә дә ихтыяр көчең сүнмәсен, рухың нык, күңелең күтәренке булып калсын ,-дип телим.

                                                                   Мурзина Силүзә Нәҗип кызы.

                                                            Мөслим районы, Әмәкәй авылы.

"Ватаным Татарстан" газетасы, 29 нчы ноябрь, 2013 нче ел(архив)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page