top of page

Мәчти авылыннан репрессия корбаннары

Сәяси репрессия корбннарының хәтер китабы,Татарстан Республикасы ,Казан,2000ел

Сәяси репрессия корбаннарының "Хәтер китабы" Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә нәшер ителә.

 

Редакциядән

  Әлеге китапта Татарстанда туган, яшәгән һәм 1917-1991 елларда репрессиягә эләккән, ягъни шушы вакыт эчендә акимияткә каршы төрле гамәлләр эшләүдә нахакка гаепләнгән һәм хөкемгә тартылган гражданнарның исемлеге, алар турында кыскача белешмә китерелә.

   Ягъни,сәяси корбаннарның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, туган урыны,  кулга алыну вакытында яшәү урыны, милләте, шөгыле һәм эш урыны, кулга алыну вакыты, кайсы җәза бирү органы тарафыннан хөкемгә тартылган, хөкем карары чыгарылган вакыт, гаепләү маддәсе, хөкем карарының эчтәлеге,хөкем карары кайсы орган тарафыннан һәм кайчан кире кагылган,атып үтерелгән яисә тоткынлыкта вафат булган вакыты һәм урыны(азат ителгәннән соң үлү вакыты күрсәтелми), реабилитацияләү вакыты.

 

Мәчти авылыннан репрессия корбаннары.

Актаныш таңнары №45,10 июнь 2009 ел, Ханнанова Д.М.

 

  Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән (Казан,2000ел) 18 томлык  "Хәтер китабы" ның  14 томы белән танышып чыккач, күңелдә уелып калган кайбер хатирәләрне тарихка да язып каласым килде.

   Татарстанда туган, яшәгән һәм сәяси репрессиягә дучар булган, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган, яисә атып үтерелгән репрессия корбаннарыннан 14 томда республикадан 39080, районнан 722, Мәчти авылннан  14 фамилия кергән .Шулар эченнән, районнан тоткынлыкта 105 кеше, аларның 73 е атылган, 32 се шунда вафат булган. Мәчти авылыннан 3 кешегә үлем җәзасы бирелгән.(Малов Миңлегәрәй, Солтанов Таҗи,Солтанов Фәтих).Менә шундый фаҗига.

   19 нчы томда административ репрессия корбаннарыннан районнан 452, Мәчти авылыннан 11 фамилия кертелгән. Шулай итеп, районнан бер гөнаһсыз 1174 кеше репрессия корбаны булган. Мәчти авылыннан 25 кеше бу фаҗигага дучар булучылар.1956-2007 елларда барысы да акланган.Районда дин әһелләреннән 41 кеше,Мәчти авылыннан 3 кеше-Әбсәләмов Мәһди(1890)Иске Әлмәттә мулла,Солтанов Закир Фазыл улы(1881) мулла,Солтанов Самат(1894) Чишмә авылында мулла вазыйфасын башкарганнар һәм җәзага дучар булганнар.Барысының да мөлкәте конфискацияләнгән.

  Һәр авылдан бер үк фамилияле кешеләрне күпләп кулга алганнар.Безнең Мәчти-Наратлы авылыннан сәяси репрессия корбаннары 14 кеше, шуларның 9 ы -Солтановлар, административ репрессия корбаннары 11 кеше- 3 се Солтановлар. 60-70 хуҗалыклы авылдан 25 йорт хуҗасы бу җәзага дучар ителгән.Әле укылмаган 4 томда тагын күпмедер.Күбесе 58 маддә буенча хөкем ителгән. Ягъни "Совет хөкүмәтен бәреп төшерүгә, какшатуга яки аңа зыян китерүгә өндәгән, пропоганда яки агитация алып баручылар хөкем ителгән.

   1)Әбсәләмов Мәһди-1980 елда Актаныш районы Мәчти авылында туган, Мөслим районы Иске Әлмәт авылында яшәгән.Татар, 5 баласы булган,мулла, мөхтәсиб.4.04.31. елда кулга алынган.30.10.31.ҖК 58-11м. буенча хөкем карары: 8 елга концлагерьга җибәрү. 21.03.90 акланган.

   2)Ганиев Саетгали- 1879 елда Актаныш районы Мәчти авылында туган, шунда яшәгән, татар, 4 баласы булган.Җирне арендага бирүче.23.02.30 елда кулга алынган.18.03.30.Җ 58-11м. буенча хөкем карары:8 елга концлагерьга җибәрү.25.07 89 елда акланган.

   3)Малов Миңлегәрәй Сафиулла улы-1896 елда Иске Байсар авылында туган.Мәчти авылында яшәгән. Татар. 6 баласы булган.Рус теле укытучысы, тулы булмаган урта мәктәптә 1918-1920 елларда ВКП(б) әгзасы.15.04.37.елда кулга алынган.30.12.37.ҖК 58-10,58-11м. буенча хөкем карары: үлем җәзсы, мөлкәтен конфискацияләү.09.01.38.Казан ш. атылган.06.12.57.акланган.

 

  

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page