top of page

Мәчти авылының мәчете турында

    Мәчти авылының дин буенча бик галим кешесе Солтанов Мөхәмәдияр Мөхәммәт-Шәриф улы (1836-1915) Уфада Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфтие булып эшләгән. Ул Уфада 29 ел мөфти булып хезмәт иткән.(1885-1915). Шул чор эчендә Мәчти авылында зур, күркәм  мәчет салдырган (өлкәннәрнең сөйләве буенча). Мәчет зур, биек манаралы,тышы такта белән тышланган, бик яхшы буяу белән буялган, тәрәзә капкачлары бизәкләп эшләнгән. Эчке ягы сыйфатлы итеп штукатурланган, түбә -түшәмнәрендә йомырылап эшләнгән узорлар бар иде (лампа элү урыны булгандыр).Буяулары һич бозыла торган түгел. Идәннәрдәге паласларны дөя йонынан диләр иде. Шул паласларны колхозның амбар алларында җәеп, икмәк киптереп йөрттеләр. Кызганыч иде. Беренче мәртәбә мәчеткә  халык  концерт карау өчен керде. Концерт бригадасы Казаннан килгән иде.Миңа 5-6 яшьләр булгандыр (Ханнанова Д.М.) 1933-1934 елларда Казаннан килгән  концерт ачык урында күрсәтелә башлады. Клуб юк иде бит. Коеп яңгыр ява башлады.Кемдер(авыл җитәкчеседер) мәчеткә керергә кушты. Әнкәй белән без бик курыктык, шулай да укына-укына кердек концерт карарга. Шуннан башлап клуб хезмәтен үтәде булса кирәк. Әмма соңга таба "нардом" дигән йорт булды. Кем йорты икәнен белмим, Баязит йортына каршы якта иде. Мәчет карамагында мәдрәсә эшләгән була. Ул мәдрәсәне тоткан Абдуллин Шәрәфетдин (1863 елда туган) 07.05.1931 елда сөргенгә озатыла. Актаныш РБК тарафыннан йорт-җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителгән.("Хәтер" китабы, Том 19, Актаныш районы буенча административ репрессияләргә дучар ителгәннәр исемлеге) 

    Без авылдан 1940 елда күчеп киттек.(Ханнанова Д.М)

   Югары Яхшый авылыннан 4 авылга парторг булып эшләгән Вәлиев Тәфкил сөйләгәннәрдән: "Мәчетне берничә тапкыр сүтеп карадылар. Беренче тапкыр 1947 елда манарасын сүтеп алдылар. 1948 елда Яхшый мәктәбен ремонтлау өчен, мәчетнең  "гәрничен" сүтеп алып кайттылар. Мәктәпне сүткәнче торды ул такталар. Калинин районы Пучы авылыннан, культура хезмәткәре иде бугай, бер хатын-кыз килде. Тәфкил абый, Солтанов Бәхтегәрәй абыйны  мәчетне сүтеп алдырырга күндерик инде, дип миңа мөрәҗәгать итте. Һәм без аны күндердек. Шулай итеп, 1948 елның май аенда Мәчти авылындагы күркәм мәчет сүтелеп, Пучы авылына алып кителде. Ул Калинин районының райисполком бинасына кушылып салынды. Бу вакытта райисполком рәисе Мөбәрәкҗанов иде",- дип сөйләде. Әмма бу мәчеттән алда да авылда мәчет булган, берсе 1825 елда төзелгән, 1848 елда ике мәчет булган.( Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт архивыннан) 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page