top of page

Мәчти авылының участок больницасы

Мәчти авылында 1955 елда детдом ябылгач, ягъни андагы балаларны төрле детдомнарга тараткач,авылбыздагы мәһабәт зур йортларыбыз буш кала.

   Кемнең идеясы булгандыр, участок больницасы ачарга булалар.

   Бу вакытта Иске Байсар авылындагы участок больницасын туберклез диспансеры итеп үзгәртәләр.

   1956 елда әзер бинага больница килеп урнаша.Беренче баш врачы Кляшева Лидия була.Биналар җитәрлек: бала тудыру йорты да, амбулатория дә ачыла.

   Кляшева Лидия 1960 ел башына кадәр хезмәт куя.Коллективны туплый. Аны Актаныш үзәк больницасына баш врач итеп алалар. Аның урынына Мәчти участок больницасына баш врач итеп Нәбиуллина Җиһан Галиевнаны билгелиләр.Ул озак эшләми.Район үзәк баш врачы Кляшева приказы белән  Нәбиуллина Җ.Г. рентгенолог итеп күчерелә.

   Мәчти участок больницасына баш врач итеп 13.02.1961 елдан Сафина Хасина Гиниятовна билгеләнә.(Приказ №2,9.02.1961 ел баш врач Кляшева). Сафина Х.Г.10.07.1970 елга кадәр эшли.(Приказ ЦРБ №70 от 06.07.1970г.)

   Шул ук приказ номеры белән 10.07.1970 елдан зав.больница итеп,эпидемиолог Гайнетдинов Мирзамөхәммәт билгеләнә. Ул 1973 елга кадәр эшли. Ягъни больница ябылганчы.

  1972 елдан Актныш район больнцасы приказ белән, Мәчти - Наратлы отделениесе  итеп үзгәртелә.

  1974 елдан бу зур биналарның кирәге калмый.Баязит байның йортын, Байсар авылына сүтеп алып китеп,детсад итеп  салып файдаланалар.Хәзер хуҗалыкның ашханәсе ролен үти икән (2009 ел).Ә икенче бер амбулатория булып хезмәт иткән бинаны 1975 елда Т.Яхшый башлангыч мәктәбен ремонтлау өчен сүтеп алып китәләр.(.Яхшый мәктәбендә укыткан, Ю.Яхшый авыл советында председатель булып эшәгән Разова-Галимуллина Энҗе Миргаязовна сөйләве буенча)

  Мәчти участок больницасында төрле кешеләр, төрле тирә- як авыллардан килеп, Мәчти -Наратлының үз кешеләредә зур хезмәт куялар. Алар 1956-1973 елларда күпме халыкның сәламәтлеген саклауда , күпме яшь сабыйларны дөньяга аваз салдыруда фидакарь хезмәтләрен куялар.Ул елларда зав. амбулатория булып эшләгән Закирова-Шайхразиева Алмира медучилищены тәмамлап килгән (1960-1964) Мәчти авылы килене Хаматова Хәлимә(1963-1970),Мәчти авылы килене пешекче булып эшләгән Янгирова Зөлхия 1961 елдан больница ябылганчы эшләп, бу язманы тулыландыру өчен бик күп мәгълүматлар бирделәр, кемнәр-кем булып эшләгәнен бәян иттеләр.

   Төрле елларда фельдшер,акушер,медсестра,зав.амбулатория һәм башка вазыйфаларны башкарган  махсус белемле белгечләр эшли.

  Аларның берничәсе: Исхакова Силүзә(Әмәкәй),Гыйлмуллина Әнисә (Байсар), Кашбразиева Сәмига(Иске Кормаш),Галимова Хәния (Яңа Байсар), Габдраманова Ханә (ИскеБайсар),Хаматова Хәлимә,Люция,Әлфия Гыйлаева-фельдшер, Гайнетдинов М.(Ике Байсар) исемнәре мәгълүм.

   Техник эшчеләрдән Солтанова Мәфрүрә(Гата абый хатыны-Яңа Байсар кызы), Янгирова Зөлхия(Янгиров Хәйберҗан хатыны),Разия - повар ярдмчесе, Шакурова Гөл (Шаһи хатыны),Баязитова Галия(Искәндәр хатыны), Дәүли-завхоз(И.Байсар), Сәлимова Тәзкирә-кастелянша (Тимерҗан хатыны), санитаркалар-Шагалиева Хәлимә (Котдус хатыны, Я.Байсар),Шайдуллина Хафиза(Табанлы Күл), Ләүхидә (Илдус хатыны), Сара-кер юуучы (Башкортстаннан), Сәлимгәрәй-каравылчы (аяклары юк иде,элек кымыз ясады) булып эшлиләр.Монда исем-фамилияләре керми калучылр да бик мөмкин.Менә шундый данлы юл үтә Солтановлардан калган биналар.

                         (Д.М.Ханнанова,18.06.2009 ел)

    

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page