top of page

Чын йөрәктән

(чыгарылыш класс укучыларыма)

 

Унҗидегез унҗиде төрле якка

Таралырсыз инде бүгеннән.

Гомер булса, картлык көннәрдә дә

Берегез дә чыкмас күңелемнән.

 

Белемегез, кылган эшегез дә,

Булсын диеп һәрчак “бишле”лек,

Акыллы, яхшы булсыннар дип бары

Тиргәдем мин кайчак, билгеле.

 

Якын иттем, таләпчән дә булдым,

Яраттым да сезне, орыштым.

Кисәтүләр, үгет- өндәүләрем белән,

Кеше итәргә сезне тырыштым.

 

Унҗидәү сез- тугыз егет һәм сигез кыз.

Очраклымы бу хәл, язмыш үземе?!

Күңелем белән сезнең арада мин-

Унсигезенче итеп тоям үземне.

 

Бүген сезнең өчен соңгы тапкыр

Мәктәп тулып чыңлый кыңгырау.

Шуның чыңы, якты юлга дәшеп,

Гомер буе барсын яңгырап.

 

Күңел түрегездә кыңгырау чыңы

Изге чишмә булып чыңласын.

Мәктәп биргән тәрбия сукмагыннан

Берегез дә берүк чыкмасын.

 

Шул сукмактан тайпылмыйча, һәркем

Җитсен иде тормыш үренә.

Шул чагында унҗиде якты йолдыз

Кабыныр минем күңел күгемдә.

 

Күтәрелеп тормыш үрләренә

Зур Кешеләр булып җитегез.

Кайда булып, ниләр кичерсәгез дә,

Әти-әниегезне хөрмәт итегез.

 

Онытмагыз, туган йортыгыздай,

Мәктәп көтәр сезне зарыгып.

Балачакның серле мизгелләрен саклап,

Туган авыл көтәр сагынып.

 

Куанычлар икеләтә артсын өчен,

Зур җиңүләр килгән мәлләрдә,

Кайтыгыз сез – укытучылар көтә

Сезнең турда изге хәбәрләр.

 

Бу катлаулы тормыш юлларында

Кала күрмәгез сез адашып.

Үз бәхетегезгә тырышып юл ярыгыз,

Бәхет ачкычы бит - тырышлык.

 

Бик күп еллар үткәч, артка борылып,

Барлаганда тормыш юлыгыз,

Ил күркедәй, горурланырлык булсын

Сез үстергән кызыгыз, улыгыз.

 

Минем өчен беренче карлыгачлар сез

-Беренче чыгарылыш хезмәт юлымда.

Йөрәгем тулы изге хисләр белән

Озатып калам сезне шушында.

 

Очыгыз сез, биекләргә күтәрелеп,

Юлыгыз туры, колачыгыз киң булсын.

Хезмәтегез, гомер юлларыгыз,

Халкым үткән юлга тиң булсын.

 

"Авыл утлары " район газетасы,25 нче май, 2008 ел)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page