top of page

   Хөрмәтле Интернет гизүче!

Бу сайтта математика укытучылары өчен эш программалары, дәрес, тәрбия сәгатьләре һәм класстан тыш чара эшкәртмәләре, кайбер норматив документлар, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен кирәкле материаллар, математик бәйгеләргә сылтамалар белән таныша аласыз. Тәкъдим ителгән материаллар файдалы булыр дип ышанам.

Тәкъдимнәрегез яки киңәшләрегез булса,  Abuzinlaes@ yandex.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Минем Электрон мәгариф порталындагы адресым: 2901000035@tatar.mail.ru

Сайтның туган көне

2013 нче елның 7 нче ноябре

Таныш булыйк!

  Мин, Мурзина (Камалетдинова) Силүзә Нәҗип кызы, 1968 елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Наратлы авылында гади колхозчы гаилəсендə 3 нче бала булып дөньяга килгəнмен. 1975 елдан 1978 елга кадəр Югары  Яхшый  сигезьеллык  мəктəбендə белем алдым. 1978-1985 елга кадəр Иске Сәфәр урта гомуми белем бирү мəктəбендə укуымны дəвам итеп, 10 нчы классны тəмамладым. Бер ел колхозда эшләгәннән соң 1986 елда Казан Дəүлəт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кереп, 1991 елда математика, информатика һәм исәпләү техникасы укытучысы белгечлеге алып чыктым. Институт билгелəве буенча 1991 елда Актаныш районы Иске Сәфәр урта гомуми белем бирү мəктəбенə математика, информатика укытучысы булып эшкә кайттым. 1992-2011  елларда Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшләдем. 1994-1997 нче елларда укыту-тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары булып эшләдем. 2007  нче елда I квалификацион категориягә аттестация үттем. 2011 нче елда шул ук мәктәптә математика укытуга күчтем.

 

Конкурслар

  • Мәктәп сайтларының “Китапханәдә мәгълүмати технологияләр” исемле  район  конкурсы, 2010-2011 нче уку елы, 2 урын.

  • “Мәгариф учреждениеләре укытучылары тарафыннан туган телдә эшләнгән  цифрлы укыту ресурслары” республика конкурсы, 2010-2011 нче уку елы, сертификат.

  • “Компьютер белән медиадәрес сценарие” бөтенроссия  педагогик конкурсы, 2011-2012 нче уку елы, катнашучы дипломы.

  • Г.Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” исемле 3 нче республика  әдәби-иҗат бәйгесе дипломанты, 2012-2013 нче уку елы

  • “Ел укытучысы -2014” район конкурсы, 2013-2014 нче уку елы, “Иң яхшы табинать-математика фәннәре укытучысы” номинациясендә җиңүче,грамота ОО.

  • Татарстан Республикасы укытучылары, студентлары һәм аспирантларының математика буенча Икенче ачык олимпиадасы, 2013-2014 нче уку елы, призер дипломы

  • Шигърият көненә багышланган “Шигърият дөньясында” исемле беренче республика балалар өчен язылган шигырьләр конкурсы, 2013-2014 нче уку елы, диплом.

  • “Компьютер белән медиадәрес сценарие” бөтенроссия  педагогик конкурсы, 2013-2014 нче уку елы, катнашучы дипломы.

  • Мәгариф журналы үткәргән "Авыл укытучысы-2014" бөтенроссия конкурсы,сертификат

  • "Иң яхшы математика кабинеты" муниципаль смотр-конкурсы, 23 нче август, 2014 ел, 2 нче урын

  • V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет -проектлар бәйгесе дипломанты, 2014ел

  • "Ел укытучысы-2015" муниципаль конкурсының "Ел класс җитәкчесе" номинациясе,2014-2015 нче уку елы,"Педагогик табышлары һәм иҗаты өчен" номинациясендә җиңүче, район мәгариф идарәсе грамотасы

  • "Укытучы-мастер" республика гранты, җиңүче ,2016

 

 

 Чыгышлар

 

  • “Укучыларның  проект эшләре һәм алар белән идарә итү”, 2005-2006 нчы уку елы, Актаныш һәм Мөслим муниципаль районнары информатика укытучыларының зона семинары (Актаныш районы Байсар урта мәктәбе).

  • “БДИ форматында мәсьәләләр чишү”,2008-2009 нчы уку елы, информатика укытучыларының район семинары

  •  “Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек.Мәсьәләләр чишү” 2009-2010нчы уку елы, математика укытучыларының район семинары

  • “Имтиханнарнга әзерлек программасында функцияләр һәи аларның үзлекләре” 2010-2011 нче уку елы, математика укытучыларының район семинары

  • «Мәктәп математика курсында текстлы мәсьәләләр һәм аларны чишү» - “Укытучының һөнәри эшчәнлегендә педагогик технологияләр” кабат һөнәри әзерлек  региональ курсы  “Икътисад, идарә итү һәм хокук институты" (Казан шәһәре),2012-2013 нче уку елы

  • Формирование универсальных учебных действий на уроках математики в условиях реализации ФГОС“,2013-2014 учебный год , Региональные курсы повышения квалификации: “Организация работы учителей математики в условиях реализации  ФГОС второго поколения основного общего образования”.

  • "Имтиханнарга әзерләүнең нәтиҗәле чарасы буларак математика дәресләрендә төп компетенцияләрне үстерү", Мөслим лицее, укытучыларның август киңәшмәсе, 18август, 2014 ел

  • "Ел класс җитәкчесе-2015 " республика  конкурсының  муниципаль этабы кысаларында "Алар Ватан өчен көрәштеләр" иҗади проекты презентациясе,Мөслим гимназиясе, 2014-2015 нче уку елы

  • "Укучыларның укуга омтылышын үстерү өчен математика дәресләрендә проектлар методын куллану", "ФГОСны тормышка ашыруның актуаль аспектлары" региональ семинары, 13.05.2016.

 

Ачык дәресләр, класстан тыш чаралар

 

  • “DRAW  башкаручысы. Бору командалары”, 6 нчы класс, “Шәхескә юнәлтелгән белем бирүнең дидактик нигезе буларак укытуны дифференциацияләү” темасына  информатика укытучыларының район семинары , 2006-2007 нче уку елы

  • “Гаилә- бәхет һәм зур җаваплылык”,11нче  класс, “Класс җитәчесе һәм гаилә тәрбиясе” темасына класс җитәкчеләренең район методик семинары, 2007-2008 нче уку елы.

  • “Микрокалькулятор куллану”,5 нче класс, математика укытучыларының район семинары, 2008-2009 нчы уку елы.

  • . «Аралаша беләбезме?» дигән темага ачык тәрбия сәгате, 6 нчы класс, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район методик берләшмәсе семинары, 2013-2014 нче уку елы

  • “Уңай һәм тискәре саннарны тапкырлау”, 6 нчы класс, Мөслим 2 нче номерлы урта мәктәбе, 2013-2014 нче уку елы

  • “Өчпочмаклар” темасына мастер –класс, 7 нче класс, Мөслим 2 нче номерлы урта мәктәбе, 2013-2014 нче уку елы

  • "Дус яшәү серләре" дигән темага ачык тәрбия сәгате, 5 нче класс, Мөслим гимназиясе,2014-2015 нче уку елы

 

 

Публикацияләр, проектлар

 

  • “Син һәм синең сәламәтлегең” “Ачык дәрес” республика газетасы, “Хәтер” нәшрияты, 2004 нче  ел.

  • “Без сугышны әле онытмадык”, “Ачык дәрес” республика газетасы, “Хәтер” нәшрияты, 2006 нчы ел.

  • “Без сугышны әле онытмадык”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Ерак юлга чыгасың,егет!” эшкәртмәләре. “Тәрбия- иң мөкатдәс эш” җыентыгын әзерләү һәм чыгару,  Мөслим районы мәгълүмати- методик үзәге,  2007-2008 нче уку елы.

  • “Samikeevo.narod.ru”- Әмәкәй урта мәктәбе сайты интернет –проектының  авторы , 2008 нче ел.

  • “Авылым, дип җан атып...”,  мәкаләсе, “Ватаным Татарстан” республика газетасы,(19.07.2013) 2013-2014 нче уку елы .

  • “Тәкъдире белән килешмәгән” мәкаләсе, “Ватаным Татарстан” республика газетасы,(29.11.2013) 2013-2014 нче уку елы .

  • “Сынаулар сындырмый аны” мәкаләсе, “Авыл утлары” район газетасы,(4.12.2013) 2013-2014 нче уку елы.

  • "Җиңү арты җиңү" мәкаләсе, "Авыл утлары" район газетасы, 2013-2014 нче уку елы

  • "Математик могҗизалар кыры" эшкәртмәсе, "Мәгариф.РФ" электрон журналы, №9-2014

  • "Минем киләчәк һөнәремдә математика" иҗади проекты, портал поддержки профессионального роста учителей РТ, сентябрь-декабрь,2016

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page