top of page

  Мәчти авылының зур бер истәлеге булып зур зират тора.Анда бу авылга нигез салган кешеләр һәм аларның берничә буыны җирләнгән.

   Бизәкләп,матурлап өелгән кирпеч һәм тимер рәшәткәләрдән торган, гарәп хәрефләре белән уеп язылган бер кабер ташы хәзерге көнгәчә сакланган. Бу кабергә безнең ерак бабаларыбызның берсе җирләнгән.(Ташы фотога төшерелде, әлегә укый алучы юк)Фото теркәлә.Зиратка нарат,каен,акация,сирень агачлары һәм куаклары утыртылган иде. Бөек Ватан сугышы чорында эвакуация белән килгән (мәскәүлеләр) гаиләләр күбесен кисеп алып ягулык итеп файдаланганнар.Хәзер яңа үсентеләр чыгып,яшеллеккә күмелеп, ерактан ук күренеп тора.

   Җәй җиткәч, авылдашлар әти-әнисе, туган-тумачасы каберенә баш ияргә кайтып,зират янында очрашалар,елашалар.(Авылыбыз юк шул инде). Мин дә, аллага шөкер, ел саен кайтып,өй нигезенә утырып, дога укып,зират кылып киләм.(автор Ханнанова).Анда әткәем,Солтанов-Ханнанов Гаптелмөҗип, биш бертуганым җирләнгән.

   Әмма зиратның коймалары бик тузган иде.Шул барыбызның да эчен пошырып торды.

   Авылымда күптәннән бер генә хуҗалык та калмаса да, ел саен бала чакта яшәгән ихата урыннарыннан урап,зиратның ауган коймаларына таянып,уфтанып кайта идем."Ничекләр шуларны яңартырга?"-ди сызлансам да, моны башкару кодрәтемнән килми иде шул.

   Ниһаять, андый куәтле кешеләр табылды.Мәрхүм Нәҗметдин абый Маннановның уллары Рәшит һәм Әхнәф (алар Чаллыды һәм Казанда яшиләр),Шаһи улы Камил тәвәкәллекләре белән изге эшкә тотындылар. Авылдашлар да, кайда гына яшәсәләр дә, хәлләреннән килгәнчә булыштылар.

  Галимҗан ага кызы,Чаллы өзлексез белем бирү методисты булып эшләгән Фәнүзә Сәяпованың(Зарипова) "Әрвахлар баш күтәрә" дигән язмасы ("Актаныш таңнары",1996 е,25 май) бик зур ярдәм итте, авылдашлар бу эшкә күтәрелделәр.Мин дә бу язмага битараф калмадым, авылдашлардан взнослар җыйдым,газета,радио аша чыгышлар ясадым.

   Маннановлар Мәчтидән Иске Байсарга күченгән Хәйберҗан Янгиров ихатасы янына төзелеш материаллары кайтардылар, тимер баганалар кисүне, коймаларны эретеп беркетүне шунда оештырдылар. Авылдашыбыз Мирзәриф Миһранов(мәрхүм)бу эшкә ахырына кадәр булышты. Зират әйләнәсе 104 м булып чыкты.

   Маннановлар төзү кирәк-яракларын Манитогорск, Чаллы,Казаннан ташыдылар.Әзер коймаларны утыртканда авыр техниканы Фәнүзә Сәяпованың туганы, Галимҗан ага улы Зарипов Закирҗан Нефтекамскидан алып кайкан иде.

   1996 ел,18-20 август көннәрендә төрле шәһәр һәм авыллардан кайткан авылдашлар эшне төгәлләп куйдылар.

   20 августта Коръән укытып, әрвахлар рухына дога кылып таралыштылар.

   Бу ныгытма озын гомерле булыр,киләчәк буыннар да монда хезмәт куйган кешеләрне искә алырлар дигән өметтә калыйк.

   Шушы игелекле гамәлебез белән без әрвахларыбызның рухын сөендерсәк, икенче яктан үебезнең дә вөҗдныбыз пакъләнеп калды.

   Язманы әзерләде:Ханнанова Д.М. 02.06.2009

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page