top of page

Алтынымның алтын юбилее уңаеннан...

 

Әле яңа гына , кичә генә сыман

Яшьлек сукмагында икәү йөргән чаклар,

Җитәкләшеп төнге урам буйлап,

Йолдызларга карап көлгән чаклар.

Кай арада гомер үтеп киткән,

Үзебез дә инде олыгаеп киткән,

Безгә  инде 50 җиткән икән.

Әле яңа гына бүгенгедәй истә,

Гомерлеккә вәгъдәләшкән чаклар.

Кызыл туйда кияү-кәләш булып,

Табын түрләрендә утырган чаклар...

Нигә икән гомер бик тиз үткән,

Инде атлас  туебыз да үткән,

Баксаң, безгә   бүген  50  икән.

Әле яңа гына, бүгенгедәй сыман,

Әти-әни булдык,- дигән чаклар,

Апай кирәк миңа, - диеп Алмаз,

Бар күңелен биреп акча җыйган чаклар.

Гомер бит ул бик тиз уза икән,

Балалар да үсеп буйга җиткән,

Үзебезгә дә бит 50  җиткән икән.

Әле яңа гына , кичә генә сыман,

Балаларның бишектәге чагы,

Әттә,- диеп кош тоткандай куанып,

Эштән кайтуыңны көткән чагы.

Гаҗәп, гомер шулай бик тиз узган,

Бүген Алмаз үзе гаилә корган,

Илүзәбез инде студент булган,

Сизелми дә икән:  50 килеп җиткән.

Әле яңа гына, кичә генә сыман

Колхоз диеп янып йөргән чаклар.

Иртә яздан кара көзгә кадәр,

Тимер атта басуларны сөргән чаклар.

Никтер гомер бик тиз узып киткән,

“Шәһәр егетен” көтеп  ун ел үткән,

 Безгә , бәгърем, 50  җиткән икән.

Әле яңа гына , кичә генә сыман,

Яңа йортка нигез салган чаклар,

Бергәләшеп, тырыш хезмәт куеп,

Тормыш матур булсын,- диеп йөргән чаклар.

Нигә гомер тик бер генә икән,

Бакчабызда  алмагачлар шаулап үскән,

Йөгерә-йөгерә безгә 50  килеп җиткән.

Очкан кошмы, аккан сумы икән?!
Нигә шулай гомер мизгел кебек икән- 
Безгә дә бит илле  килеп җиткән....
Җитсә җитсен, әйдә, безгә илле ,
Без бит әле һаман “җилле”. 
Күңел  әле безнең һаман дәртле. 
Ваклыйк бергә тагын иллене:
Алтмыш, җитмеш, сиксән, туксанын да...
Өзгәләнмик гомер узганына. 
Парлы үтик гомер түренә, 
Меник шулай картлык үренә, 
Балаларның олыгайганын күреп, 
Тигезлектә оныкларны сөеп,
Җитик әле “100”нең үзенә. Аллабоерса!

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page