top of page

Танырга кирәк

 

Үзен-үзе тота белә,

Елмаюы йөзендә.

Матур сүзләр телендә,

Үзе һәрчак “эшендә”.

Ә эчтән ул гел бүтән-

Тәмләп сөйли ул иртән

Күрше йоклап калуын,

Кызык итеп кыстыра

Аның кичтән “салуын”.

Хисләреңне уртаклаша,

“Хәлгә керә”, “киңәшә”.

Серең әйтсәң, иртәгә үк,

Бүтәннәргә өләшә.

Пышылдап кына колакка,

Сүз сөйләргә ярата.

Ышанмасаң - ышандыра,

Хәтта ала елап та.

Янәсе беркатлы үзе,

Ышана юк- бар сүзгә.

Фәрештәдәй изге мин,- дип

Төтен җибәрә күзгә.

Түрәләргә сүз катарга,

Табып тора гел җаен.

Кем файдалы, “кирәк” кеше

-Баш вата адым саен.

Кирәк булсаң, шул минутта,

Дус итә, майлый, җайлый.

Очрасаң каршыңа чыгып,

Былбыл кош булып “сайрый”.

Сүз өчен кесәгә керми,

Җәлеп итә һәммәсен.

Таба ачы гайбәтен дә,

Кирәк чакта хәйләсен.

Яшертен эш итә белә,

Дан-дәрәҗә хакына.

Намуслы хезмәт куйганны

Таптый аяк астында.

Андыйларны арабызда

Танырга кирәктер ул...

Тик... танып та, “чиста суга

Чыгару” сирәк бит ул.

("Авыл утлары" газетасы,5 март,2014 ел)

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page