top of page

                 Са­гы­нам

 

Яз­лар җит­сә, кыш­ны са­гы­нам...

Ак төс­ләр­гә ма­нып, су­ы­гы­на тө­реп,

Кер­лә­нү­дән ке­ше­ләр­нең кү­ңе­лен,

Бо­зы­лу­дан сак­лар төс­ле итәм өмет.

Җәй­ләр җит­сә тар­ты­лам яз­лар­га...

Яр­су яз­лар, таш­кын кар су­ла­ры,

Чис­тар­тыр да, пакь­ләп бар җи­һан­га

Яңа су­лыш өрер төс­ле то­е­ла.

Көз­ләр җит­сә җәй­не кө­тәм та­гын...

Ямь­ле җәй­не җа­ным яра­та.

Ал­су та­ңы, ләй­сән яң­гыр­ла­ры,

Яшь­ле­гем­не ка­бат яңар­та.

Кыш­лар җит­сә, көз­ләр юк­сын­ды­ра,

Ты­рыш хез­мәт, мул­лык – көз яме.

Эше бар­ның – ашы бар ул, кы­зым,

Са­гы­нам шул­чак ән­кәм сүз­лә­рен.

Кыш­лар, яз­лар, җәй­ләр, көз­ләр бе­лән,

Го­мер­кәй­ләр уза тук­тау­сыз...

Кү­ңе­лем са­гы­на, лә­кин үт­кән­нәр­гә

Кай­ту­лар юк, юл­лар урау шул.

Җәй­ләр­дән соң яз­лар кил­ми икән,

Көз­ләр­дән соң кил­ми җәй­лә­ре.

Яшь­лек үт­кәч гамь­сез ба­ла­чак­ка,

Кү­ңе­лем ге­нә кай­та әй­лә­неп.

 ("Көмеш кыңгырау",24 май, 2014 ел)

 

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page