top of page

Очрашу көтә күңелем...

(Мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан)

Сизелми дә үтеп киткән инде

Егерме биш ел вакыт арасы.

Тик һаман да япь-яшь әле күңел,

Без һаман да мәктәп баласы.

 

85 нең мае- зур тормышның башы,

Күпме өмет, күпме хыяллар...

Егерме алты бала - ничә төрле язмыш,

Үтелгәннәр күпме сынаулар....

 

Шалтырата беркөн сабакташым

Таныш шундый, якын тавышы-

Балачактан гүя эндәшкәндәй,

Дәрестән соң, кайтып барышлый.

 

Очрашуга чакыра, ягымлы итеп

Ерактагы якын яшьтәшем.

Күңелем тулды, хәтер яңарудан,

Тәгәрәде шулчак күз яшем.

 

Шул мизгелдә мәктәп елларына

Күңелем белән очып, талпынып,

Кайтып килдем яшьлек канатында

Классташлар, сезне сагынып.

 

Һәрбер дәрес күз алдымнан үтә,

Укытучылар килә каршыма,

Мәктәп коридоры тулы укучылар...

Бүгенгедәй кебек барсы да.

 

Һәр укытучы якын,газиз булып,

Балачакта ерак калдылар.

Туган мәктәбемнең укучысы ,-диеп,

Алар безне әле танырлар.

 

Балачаклы мәктәп сукмагыннан

Аермадың, рәхмәт, язмышым.

Тик сагынам туган мәктәбемне

Гомерем түренә үтеп барышлый.

 

Сагынасыздыр сез дә, сабакташлар,

Сагындыра бит ул балачак.

Тик ул кайтмас, ә без кайтыйк әле-

Үткәннәрне безнең барлар чак.

 

Бер очрашу- үзе бер гомер бит

Озын булсын безнең гомерләр.

Күңел өмет белән сезне көтә:

“Сабакташлар кайтып килерләр.

 

("Авыл утлары",24 июль,2013ел)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page