top of page

"Авылым,дип җан атып..."

 

  Һәркем  үз тормышының сагынып та, юксынып та, шул ук вакытта сөенеп тә, үкенеп тә искә алырлык мизгелләрен күңел түрендә саклыйдыр, мөгаен. Йөрәккә моң булып сарылган  һич онытылмаслык тормыш хатирәләре шигырь юллары аша, кайчагында күз яшьләре булып  түгелеп тә китә.

    Актаныш районы Наратлы авылы -  минем туган авылым. Бүгенге көндә ул юк инде. “Перспективасыз” авыллар исемлегенә кертелеп, табигатьнең оҗмахы булырдай матур урынына урнашкан авылым җир йөзеннән юкка чыкты .(Актаныш районының югалган авыллары исемлеге).  Ике катлы, заманы өчен зур больницасы, башлангыч мәктәбе, клубы, кибете тиз арада сүтелде, күчереп салынды. Авыл халкы тормыш итү өчен күчәргә мәҗбүр булды. Анда яшәгән  кешеләр дә  бүген өлкән яшьтә, күбесе исән дә түгел. Авылымның һәрбер олысы, кечесе,карты, яше якын туганым кебек хәтердән китми. Алар соңгы чиккә кадәр туган нигездә яшәүдән өмет өзмәде.   

    Ләкин... Һич онытасым юк!!!  “Мин исән чагында Мәчти (Наратлының элекке исеме) бетмәячәк”,- дия иде әти. Чишмә – яшәү чыганагы, авылның яме. Шуңадыр да, әти аны һәрчак күз карасыдай саклап, чистартып торды.(хәзер чишмәне  аның исеме белән “Нәҗип чишмәсе” дип йөртәләр) Чишмә янында гына өчәр мең баш кәбестәгә исәпләнгән бакча үстерде. Ул чорда яшелчә үстерү, күрше авылларга илтеп сату эше - сирәк күренеш. Күрше Түбән Яхшый, Югары Яхшый, Олыймән, Тәкмәк авыллары халкы әле хәтерлидер ул кәбестәләрне... Меңәрләгән баш кәбестәне түгел, ике дистәсен үстерү өчен дә күпме көч, тырышлык кирәклеген  хәзер генә аңладым.   Шул заманның яшелчәчелек буенча кече фермеры, эшмәкәре  булган икән безнең әти!   

     Авыл бетә башлагач, халык  таралмасын өчен, әти   үз бакчасы янында колхозның  яшелчә бакчасын оештырып,  халыкка эш урыны булдырды. Меңәрләгән баш кәбестә утыртылды, хатын –кызлар аны эшкәртү, чишмәдән ташып сугару эше белән шөгыльләнде. Авылның киләчәгенә әз генә булса да  өмет уянды. “Мин исән чагында Мәчти бетмәячәк”...  Әтием һәркемне шуңа ышандырган, шуның өчен җаны-тәне белән, бар эш-гамәле белән тырышкан икән бит... Хәзерге кебек фермерлык эшчәнлеге, шәхси эшмәкәрлек үсеш алган чорлар җиткәнче бәлки шулай дәвам иткән булыр иде. Эх, шулай булган булсачы! Бүгенге көндә авылым да исән булыр иде.Тик җир йөзендә изгелек, яхшылык белән янәшә  көнләшү дигән мәкер дә яши шул. Әнә шул мәкернең кармагына эләгеп әткәем харап булды. Тарихка зәмһәрир суыгы белән кереп калган 1978 нче ел иде ул. Ә инде яз җиткәндә  өмете өзелгән халык күченү хәстәрен күрә башлады. Без дә, ятим калгач, әниебез белән өч кыз бала, авылны ташлап күчәргә мәҗбүр булдык.

    Туган нигезенең  җылысын тоеп, туган авылының шифалы чишмә суларын эчеп яшәгәндә генә күңеленә юаныч, җанына тынычлык, тәненә сихәт иңә адәм баласының.  Менә шуның өчен дә һәр ел саен, сабантуйлары җиткәндә, авылымның  мөмкинлеге булган һәр кешесе  Сикия елгасы , чишмә буйларына сагышын басарга ашкынып кайта. Соңгы кешесе якты дөньядан киткәнче шулай булачак...

   Бу язмам, инде  олыгайсам да, соң   булса да,  туган авылын чиксез яраткан, аның өчен дип җан атып яшәгән гап-гади эш кешесе-  әткәемнең, аны хөрмәт итеп, һәр эшендә булышып яшәгән сабыр холыклы әнкәемнең  исемнәрен кадерләү, алар хакын хаклау,  алар  рухына бер дога кылу булсын иде.Туган авылым Наратлының барлыгын тану, искә алу, аның нәзек кенә  бер тавышын дөньяга ишеттерү булсын иде.

"Ватаным Татарстан" республика газетасы,19 нчы июль 2013 ел.(архив)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page