top of page

Авылым- авылкаем

(туган авылым Наратлы турында)

 

Балачакның матур төсмерләрен,

Онытылмаслык һәрбер мизгелен,

Саклар иде исән булса әгәр,

Туган авылым, туган нигезем.

 

Тормышымның тәүге сукмаклары,

Тәүге аяк баскан урамнар,

Көтү көткән хәтфә болыннарың ,

Күз алдымнан мең кат узарлар.

 

Бәбкә үлән иде урамыңда,

“Йөзә” идек шунда ярышып....

Балачагым эзен югалтмакчы булып,

Үсә хәзер тупыл, камышы.

 

Җәйрап аккан Сикия елгасы да

Сагышыннан сулды, саекты.

Яз җиткәндә ярларыннан ташып,

Баса иде зирек, таллыкны.

 

Коенырга барча бала-чага

Төшә идек җәен без аңа.

Кешеләрем, ташлап киттегез,-дип

Ямансулый кебек елга да.

 

Бакча артыннан елга буена

Уйнап чаба әнә атларың...

Ничә тапкыр инде төшкә керә

Наратлымның шаулы чаклары.

 

Әниемнең йомшак кулларына

Сырпаланган сабый чагымны,

Куеныңа алып, кайтмаска ,-дип

Үткәннәрдә генә калдыңмы?

 

Шомырт-кара чәчен үргә тарап,

Җил-җил атлап таудан төшәдер...

Гомер буе хәтеремдә әти

Шулай кайтыр инде эштән гел.

 

Бабам истәлеге – юан өянкеләр

Онытырга хакың юк,- диләр.

“Нәҗип чишмәсе” бит -әтием рухы,

Күңелемә тынгы бирми лә.

 

Әүлия каберләре- дүрт ягыңда-

Синнән изге урын тапмадым.

Мәңгелеккә язмыш аерса да,

Йөрәк әүлиядәй саклады.

 

Тау битеңдә мәгърур наратларың

Ничә еллар хуш ис тарата.

Оныта алмам мәңге, туган авылым,

Күңелем сине өзелеп ярата.

 

Зират шаулый авыл башында-

Үлгәннәргә китү юк моннан.

Авыл булганлыгын искәртә ул

Ташламагыз безне,- ди сыман.

 

Әрәмәләр һаман шаулыйлар

Сикияның сихри ярында.

Шунда аунап , күңелем бушатырга,

Кайтачакмын гомер барында.

(“Актаныш таңнары”, 14 июль,  2005)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page