top of page

Янәшәмдә Тукай рухы.

 

Кечкенәдән аның шигырьләре

Урын алган күңел түремдә.

И Туган тел, и матур тел,- диеп

Ачылгандыр кебек телем дә.

 

Әткәм- әнкәм теле аша белдем,

Бу дөньяда гыйлем-нур барын.

“Шүрәле”не тыңлап йоклап китсәм,

“Су анасы”н ишетеп уяндым.

 

“Эшкә өндәү” сабый күңелемне

Ымсындырган юмарт җимешкә.

Җаныбызга Тукай моңы сеңгән-

Тырыш булдык шуңа һәр эштә.

 

“Сабыйга” ны укып уйландым да,

“...Әллүки”не җырлап юандым.

Тукай биргән илһам чишмәсеннән

Халкым күңеленә юл алдым.

 

“Аума,аума, төз утыр”- дип,һаман

“Кызыклы шәкерт” ятлыйм...

Тукай рухы һәрчак янәшәмдә-

Гомерем түренә атлыйм .

 

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page