top of page

Яшәү сере ...

Кеше килә җиргә,күпкә түгел

Бик кыска шул кеше гомере.

Тормыш юлын үкенмәслек итеп

Намус белән үтү хәерле.

 

...Кеше килә җиргә, озак тормый,

Тик ашыгып кына китмәсен.

Вакытсыздан китеп, әнкәйләрне,

Бәхетеннән мәхрүм итмәсен.

 

...Кеше килә җиргә, бер генә кат,

Ике килми кеше гомере.

Бәхет бирсен язмыш, гомерләрне

Капламасын кайгы сөреме.

 

...Кеше килә җиргә, барысы китә,

Гайбәтчесе, ялагай, куштаны.

Көнләшүдән ,үч алудан саклан,

Игелек кыл-Ходай кушканны.

 

...Кеше килә җиргә, китү шиксез,

Кала алмый беркем мәңгегә.

Үлгәннән соң кабат яшәү өчен

Изгелекләр кирәк кешегә.

 

...Кеше килә җиргә, китеп бара,

Эченә алып бәхет, сагышын.

Кая китә?... Серен белә алмый,

Мәңгелеккә китеп барышы.

 

("Авыл утлары",24 июль,2013ел)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page