top of page

Кызыма

Беренче сыйныф, беренче укытучы,

Тәүге дәрес, тәүге кыңгырау...

Һәр ел саен шушы хисләр һаман,

Күңелләрдә кабат яңара.

Тагын сентябрьнең беренче таңы атты,

Һәр тарафта алсу таң чыгы.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр быел,

Атлап керде нәни кызчыгым.

Белем көне бүген, ак канатлы,

Якты хыялларга юл башы.

Гыйлем үрләренә менгән чакта

Ак бәхетләр булсын юлдашың.

Ак чәчәкләр нәни кулларыңда,

Ап-ак булсын барыр юлларың да.

Матур теләкләрең чынга ашсын,

Гел игелек булсын уйларыңда.

Беренче белем көне синең өчен,

Син кадере, күрке бәйрәмнең.

Бу мизгелләр йөрәк түрләреңдә

Сакланырлар җырга әйләнеп.

Белем сараеның баскычлары

Әлифбадан китәр башланып,

Һәр дәресе яңа серләр ачсын,

Һәрбер эшкә тотын шатланып.

Еллар үтәр- мәктәп сукмаклары

Алып чыгар озын юлларга.

Әткәң-әнкәң сүзе дога булыр,

Саклар сине салкын, утлардан.

Белем орлыклары шытып күңелеңдә,

Гөлләр булып үссен юлыңда.

Тырышып укы, балкып яшә,кызым,

Бәхет кошын тотып кулыңа.

(“Авыл утлары”,18.09.13.)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page