top of page

Мәчти авылында мәктәп тормышы

 

Мәгариф өлкәсендә авылыбыз алдынгылар сафында булган. Революциягә кадәр мәдрәсәләр эшләгән. Кадыймча да, җәдитчә дә укытылган. Дини тәгълимат белән бергә фәнни дәресләр бирелгән. Минем абыем Солтанов-Ханнанов Нәҗметдин 1914 елда туган, ул- алдынгы карашлы, гарәпчә, латинча да укый -яза белүче шәхес иде.1932 елда Такталачыкта ТБУМ да укыта башлый.(18 яшендә). 8 яшьтә укый башлый- 1922 елда Мәчтидә мәктәп булган.Аннан алда да белемле кешеләр булган бит әле.

   Мәчти авылында 1921-1922 елларда Солтанов Баязит йортында (үзләре качып киткәч) 2 нче дәрәҗә мәктәп эшләгән.(2 степень яки 2 ступень диелгән). Анда төрле төбәктән, төрле яшьтәге шәәхесләр килеп, шунда яшәп белем алучылар, авыл, район интеллегенциясе, укытучылар,Совет хезмәткәрләре булып эшләделәр. 1930 елда районнар төзелгәч тә, төп җитәкчеләр шушы мәктәптә белем алучылар булган.Актанышта җитәкче урыннарда эшләгән Бәшәров Акмал, Гыйлмегаянов М.  абыйлар Мәчти авылында шушы мәктәптә белем алганнар. Кызганыч, анда укыткан укытучыларның исем-фамилияләре тарихта калмаган. Анда белем алганнардан хәзер беркем дә юк шул. 

   Бу 2 степень мәктәбендә минем әткәй-әнкәй эшли. Алар техник эшче, ягъни берсе хуҗалык җитәкчесе, берсе кухня эшчесе. Солтанов-Ханнанов Мөҗип, Мәрьямнәр.

  Әнкәйнең сөйләве буенча Солтанов Бәхти абыйның анда укучымы, әллә укытучымы булып эшләвен искә алган иде.Бәхти абый Бөек Ватан сугышына кадәр район үзәгендә эшләде, аннан 1932-1939, 1948 елларда Мәчти авылы Чапаев исемендәгн колхозда председатель булган. Авыл Советы утырышлары беркетмәләрендә аның чыгышлары бәян ителгән.

    1925 елда булса кирәк, шушы Баязит һәм Солтанова Әминә, Зөһрәтакайлар бинасында (кызыл тәбә һәм сары мәктәп дип йөртә идек) ШКМ (крестьян яшьләр мәктәбе) оештырылып, якын- тирә авыллардан, төрле яшьтәгеләр килеп кукыдылар. Алар Әминатакайлар тоткан кымыз белән дәвалау санаториена килгән дәваланучылар яшәгән корпуста һәм квартираларда яшәп укыдылар. Бу мәктәптә укучылар күбесе укытучылар булып эшләделәр. Бик күпләрен белә идем, үзебездә квартирада торучылардан унлаган кеше истә әле.

ТБУМ га бик күп авыллардан килеп белем алдылар. Бу мәктәпкә балаларны 7-8 яшьтән кабул иттеләр..Минем апам Солтанова _ханнанова Зәнфирә 1933 елда укырга керә, мин Сотанова -Ханнанова Дәлия 1935 елда Мәчти авылы ТБУМ ына укырга кердем. Мин укыганда бу мәктәптә 5 класстан башлап Югары Яхшый, Түбән Яхшый, Табанлы Күл, Олыимән, Әлмәт авылларыннан килеп укучылар бар иде.

  Мин укырга кергәнче Аеш авылыннан Гомәров Гали абый укытучы, үзе гармунчы, Галиябану спектаклендә Хәлил булып уйнаганы истә калган.1931 еллардагы авыл Советы утырышларында укытучы Солтанов Флүн абыйның чыгышлары бар. Флүн абый вафат булгач, аның хатыны Хөсниҗиһан апа Гата абыйга тормышка чыкты. Флүн абыйларның кызлары Халидә, уллары Раил булып, Гата абый белән уртак балалары булганын хәтерләмим.

    1933 елда Зәнфирә апаларны 1 класста Мәхмүтова Рәйсә апа укытты. Бәлки аның ире Мәхмүтов мәктәп директоры булгандыр дип уйлыйм. Чөнки Югары Яхшый авыл Советы утырышлары беркетмәләрендә  район вәкиле булып Мәхмүтов катнаша.

​     Мин укыганда, 1935-1940 елларда, мәктәп директоры Вәлитов Мөбәрәк Галимҗан улы иде. Мине 1-3 класста аның хатыны Һәдия апа Вәлитова укытты. 4 класста Түбән Яхшый мәктәбенә укырга киттек, 12 укучы идек. Анда Әкбәровада (исемен хәтерләмим) укыдык. 5 класста кабат Мәчти ТБУМына кайттык. Класс җитәкчесе Насифуллин, укытучылар:  Кәримов, Исхаков Фәссах, Вәлитов М.(директор да), Агъзамов Шәриф, Талбиев Әхмәт, Талбинва Рәйсә, Солтанов Әхмәт,Солтанов Фатих, Ибраһимов Карый,Ширин, Шабаев  абыйлар истә калган. Бу елларада күпчелек ир-атлар укыта иде күрәсең. Без гаилә белән 1940 елның ноябрендә әтиебез вафат булгач, абыем карамагына Яңа Кормаш авылына күчеп киттек.

    Мәчти авылы ТБУМ ендә директор булып эшләгән Вәлитов Мөбәрәк Галимҗан улы, Бөек Ватан сугышында, 1944 елның 16 гыйнваренда һәлак була. Абыем Нәҗметдин Яңа Кормаш ТБУМ ендә директор булып эшләгән җиреннән фронтка китте. Вәлитов М. абый белән бер ротада була. Абыем рота командиры, өлкән лейтенант, 1944 елның 14 гыйварендә һәлак була. ( Алар Керчька десант белән төшкән булалар)

   1937 елга кадәр шулай ук Солтанов Фәтих Зариф улы, Малов Миңнегәрәй Сафиулла улы (Иске Байсардан) рус теленнән укыталар.

    Алар икесе дә репрессия корбаннары. 1937 елда хөкем карары- үлем җәзасы була.Казан шәһәрендә атылганнар.Малов М.С.ның хатыны Хөсниҗиһан апа Мәчти мәктәбендә укыта, аннан Әҗәкүл авылына күченәләр- биология укыта.20.09.1937 елда кулга алына, 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелә.

     Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда Мәчти башлангыч мәктәбе   булып, бик күп укытучылар килеп белем бирә, алмашулар күп була.

   Мәчти авылы башлангыч мәктәбендә (РОНО приказларын караганнан соң)1945-46 елларда Гатина,Хәйдәров Флүн, Ганиева, Гайнетдинова, Фатихова Рәфигалар белем бирә.(Фатихова Рәфига Мәчтидәге ятим балалар йортына күчерелә)

1047-1951 елларда Сәлимова Мәдинә, Зәйнуллина Ф., Низамова Камал (31.08.1953 елга кадәр эшли), Гыйльметдиновалар эшли.

  1952-1953 елларда Сәлимова Галия, Яппарова Махфуза(15.08.1955 елга кадәр) Гарифуллина Рәзифәләр хезмәт куя.

  Мәктәп мөдирләре булып:

  • Шакирова Гөлчирә - 1946 елдан булса кирәк, берничә мәртәбә күчерәләр. Ю.Яхшый, Олыимән ТБУМ ләрендә директор була, 1966 елга кадәр пенсиягә киткәнче хезмәт куя. Татарстан Верховный Советы депутаты була. Партком вазифаларын башкара.

  •  Зәйнуллина Ф. (1947-1948 уку елында)

  • Гыйлфанов Хәбиб ( 03.05.1951-30.08.1951)

  • Шәрипов Мират (30.081951 -14.08.1953)

  • Закирова Ф. (07.06.1954- 27.09.1954)

  • Зәкиева Рузалия (1964 елдан укытучы, 1966-1974 елларда мәктәп мөдире).Байсар авылына күчеп киткәнче эшли

  • Абсәләмов Миргали  балалар саны азаеп, мәктәп ябылганчы эшли.

Мәчти-Наратлы авылы балалары 5-8 класска Ю.Яхшый  җиде  (соңрак сигезьеллык) еллык мәктәбенә барып укыйлар.

Ул мәктәптә мәктәп директорлары:

  • Шәрипов Мират (14.08.1953 елдан)

  • Шакирова Гөлчирә(1954-1955)

  • Гыйлфанов Хәбиб (1956-1959)

  • Шәйхетдинов Гали(1959-1960)

  • Разов Миргаяз(1960-1963)

  • Фатихов Фәрит(1963-1967)

  • Галлямов Фирдәвес(1967-1970)

  • Ганиятов

  • Солтанов Земфир(1977-1981)

Мәгълүматларның күбесе хәтердә калганнардан, аерым кешеләр сөйләве буенча язылды. Калинин районы мәгариф бүлегенең 1945-1955 елгы приказларын файдаландым. Ләкин алар да тулы түгел, төгәллексез язылган, исемнәре күрсәтелмәгән, эшкә алу приказы юк, эштән бушату турындагысы килеп чыга.

   Мәчти авылы халкы белемле, зыялы булган. Төрле тирә- якларда укытучы булып эшләүчеләр бихисап.

1877 елда мәдрәсә каршында малайлар өчен 25 урынла рус классы ачыла.

Тагын бер мисал- революциягә кадәр Мәчти авылы кешесе Хәсән Солтанов Казан мәктәпләрендә рус теле укыткан, революциядән соң Татарстан Наркомпросында эшли.

Мәчти авылы шәхесе Солтанов Мөхәммәдияр  Шәриф улының(1836-1915) Уфада 29 ел буе Европа  һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең  мөфтие булуы да күп нәрсә сөйли.

                                (Язманы әзерләде Ханнанова Д.М.10.05.2009.)

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page