top of page

 

Үзең булып яшә

 

Кеше бәхетеннән көнләшмә син,

Ялган сөйләп, гайбәт йөртмә һич.

Күңелеңнең тарлык,ваклыкларын,

Кеше исеме белән сөртмә тик.

Кеше намусыннан шикләнмә син,

Нахак яла, гаеп такма һич.

Күңел яраларын бәйләп булмый,

Кеше хакын гына хакла тик.

Сөйләшүең-көмеш булган чакта

Тыңлап тору - алтын бусага,

Хаклык кирәк чакта, дәшми калма,

Дус өчен дә, дошман булса да.

Үз карашың,үз фикерең белән яшә,

Җил искәнгә борылып басма һич.

Кеше сүзе аша бәя бирмә,

Сына, өйрән, күреп ышан тик.

Мин,- дип мактанырга ашыкма син,

Тырышып һәм ихлас хезмәт ит.

Тауга карап тау булырмын димә,

Син үзеңне генә эзлә тик.

("Авыл утлары" газетасы,5 март,2014 ел)

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page