top of page

Битләр:(1) 2  3  

 

 Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!

                                                                     (Хәсән Туфан) 

 

Тормыш үрнәге.>>>

 

Бу дөньяга аваз салганда ук

Тәкъдиренә язган язмышы.

Ак канатлы фәрештәләрнең ул

Ишеткәндер канат кагышын.

             "Авыл утлары" район газетасы, 14 январь,2015ел

 

Тормыш көзгесендә -намус өлгесе.>>>

 

Һәр иртәдә эшкә барганда, дулкынланып торган озын чәчләренә  ак яулыгын матур итеп  япкан, киң күңеле  күз карашыннан сирпелеп торган, сабырлыгы салмак хәрәкәтләреннән күренеп торган мөлаем ханымны очратам мин. Ипле генә басып инде бик күп еллар  яраткан эшенә баруы аның. Сүзем авылда иң хөрмәтле гаиләдә туып үскән, үзе дә олы ихтирамга лаеклы  Сөләймәнова Лүзия апа турында.

             "Авыл утлары" район газетасы, 30 сентябрь,2015ел

 

Алтынымның алтын юбилее>>>

 

Әле яңа гына , кичә генә сыман

Яшьлек сукмагында икәү йөргән чаклар,

Җитәкләшеп төнге урам буйлап,

Йолдызларга карап көлгән чаклар.

Кай арада гомер үтеп киткән,

Үзебез дә инде олыгаеп киткән,

Безгә  инде 50 җиткән икән.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page