top of page

Күңелләрдә Тукай

 

Тукай абый, Тукай бабай дибез,

Яшең синең искә алмыйбыз.

Халык күңелендә мәңгелеккә

Яшәп калдың- шуны аңлыйбыз.

Көчле рухың, зирәк фикерең өчен,

Йөз яшәгән картка тиңлибез.

Бик аз яшәп, шундый бөек акыл,

Каян килде сиңа - белмибез.

Күбәләк, Акбай булып сабыйларның,

Күңеленә үтеп кердең син.

Милләт рухын сабый чактан башлап

Саклап булганлыгын белдең син.

Якты таңдай янып балкыдың син,

Барыр юлын сыздың халкыңа.

Язып киттең үлмәс атыңны син,

Каләмеңне манып алтынга.

Даһиларны сирәк туа диләр,

Синдәй татар бәлки туа алмас.

Синнән башка татар сулыш алмас,

Синең белән халкым югалмас!

Синдәй улы булган - бөек халык,

Гомер юлың үзе - зур мирас.

Синең белән татар - асыл милләт,

Синнән башка татар була алмас!

 ("Көмеш кыңгырау",26 апрель,2014 ел)

 

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page