Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы
Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты
Эшләрегез уң булсын!Рәхим итегез!
25 май,2014нче ел
КЛАСС КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ УҢЫШЛАРЫ
2013-2014 нче уку елы йомгаклары билгеле булды. 6 нчы класс укучылары "Иң яхшы класс коллективы" конкурсында җиңү яуладылар һәм мәктәп дирекциясенең грамотасы белән бүләкләнделәр.
Әниләрне хөрмәтләдек
13 март,2014нче ел
5 нче һәм 6 нчы класс әниләренең берләштерелгән җыелышы үтте.Соңыннан әниләр 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур концерт карадылар. Концерт уеннар белән бергә үрелеп барды.Әниләргә укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Соңыннан укучылар, әниләр бергәләп фотога төштек.
12 февраль,2014нче ел
"Сочида гына түгел алтын медальләр"...
5 нче һәм 6 нчы класс ата-аналарының берләштерелгән җыелышы үтте.Соңыннан әти-әниләр Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" КВН кичәсен карадылар. КВНда җиңгән командага "алтын", ә икенче урынны алучыга "көмеш медальләр" тапшырылды.Соңыннан укучылар, әти-әниләр бергәләп фотога төштек.
"Күренекле авылдашыбызның юбилее"
12 февраль,2014нче ел
Мәктәбебездә күптән көтелгән зур бәйрәм -язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу кичәсе булды. Кичәдә язучы Айгөл Әхмәтгалиева катнашты.
Укучыларга өстәмә белем бирүнең 95 еллыгына багышланган"Иң яхшы класс җитәкчесе" республика компьютер презентацияләре конкурсының район турында класс коллективының җибәргән эше.
25 октябрь,2013нче ел
КЛАСС КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ УҢЫШЛАРЫ
"Мизгел" отрядының 6 класс укучылары "Беренче класс укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә ярдәм ит!" республика акция-конкурсының район турында "Фотоотчет" номинациясендә 3 нче урынны алганы өчен бүләкләнә.
2013-2014 нче уку елы
6 нчы сыйныф коллективы
Сайт авторы:
Мурзина Силүзә Нәҗип кызы
Мин гап-гади авыл укытучысы,
Байлыгым юк,юк шул даным да.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре