top of page

Битләр: 1 (2) 3

 

 Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!

                                                                     (Хәсән Туфан) 

 

                 Са­гы­нам


Яз­лар җит­сә, кыш­ны са­гы­нам...
Ак төс­ләр­гә ма­нып, су­ы­гы­на тө­реп,
Кер­лә­нү­дән ке­ше­ләр­нең кү­ңе­лен,
Бо­зы­лу­дан сак­лар төс­ле итәм өмет.

               ("Көмеш кыңгырау",24 май, 2014 ел)

Күңелләрдә Тукай

 

Тукай абый,Тукай бабай дибез,

Яшең синең искә алмыйбыз.

Халык күңелендә мәңгелеккә

Яшәп калдың шуны аңлыйбыз.

          ("Көмеш кыңгырау",26 апрель,2014 ел)

Танырга кирәк

Үзен-үзе тота белә,

Елмаюы йөзендә.

Матур сүзләр телендә,

Үзе һәрчак “эшендә”.

             ("Авыл утлары",5 март, 2014 ел)

Үзең булып яшә!

Кеше бәхетеннән көнләшмә син,

Ялган сөйләп, гайбәт йөртмә һич.

Күңелеңнең ваклык, тарлыкларын

Кеше исеме белән сөртмә тик.

            ("Авыл утлары",5 март, 2014 ел)

Янәшәмдә Тукай рухы.

Кечкенәдән аның шигырьләре

Урын алган күңел түремдә.

И Туган тел, и матур тел,- диеп

Ачылгандыр кебек телем дә.

 

("Илһам чишмәсе" китабы.Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының иҗаты, Казан-2013,260 бит)

 

Балалар- канатларым

Балалар- яшәү мәгънәсе,

Алар бит - безнең дәвам.

Аларга карап юанам,

Аларда –йөрәк дәвам.

               ("Илһам чишмәсе" китабы.Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127ел тулуга багышланган Татарстан  Республикасы укытучылары һәм укучыларының иҗаты, Казан-2013,260 бит)

 

Җәлил шигырьләре...

Өстәлемдә Җәлил шигырьләре...

Моабитта язган дәфтәрләр.

Җан авазы булып, утлар кичеп,

Туган илгә кайткан ядкәрьләр.

 

("Авыл утлары"газетасы,февраль,2013 ел)

Чын йөрәктән

(чыгарылыш класс укучыларыма)

 

Унҗидегез унҗиде төрле якка

Таралырсыз инде бүгеннән.

Гомер булса, картлык көннәрдә дә

Берегез дә чыкмас күңелемнән.

 

("Авыл утлары " район газетасы,25 нче май, 2008 ел)

 

Очрашу көтә күңелем...

(Мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан)

 

Сизелми дә үтеп киткән инде

Егерме биш ел вакыт арасы.

Тик һаман да япь-яшь әле күңел,

Без һаман да мәктәп баласы.

 

("Авыл утлары",24 июль,2013ел)

 Яшәү  сере 

 

...Кеше килә җиргә,күпкә түгел,

Бик кыска шул кеше гомере.

Тормыш юлын үкенмәслек итеп

Намус белән үтү хәерле.

("Авыл утлары",24 июль,2013ел)

Like Us 
Tweet Us

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page