Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы
Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты
Эшләрегез уң булсын!Рәхим итегез!
Әнием -укытучы!
9 нчы август, 2014 ел
Гаять катлаулы һөнәр ул,
Һәркемнең җитмәс көче,-
Үзе тыйнак, үзе зирәк,
Әнием-укытучы!
Бик күп дәфтәрләр тикшерә,
Дәресләрдә аңлата.
Ә балалар адым саен,
Сорау биреп аптырата.
Мәктәптә дә өлгерә,
Өйдә дә ул җитешә.
Охшарга тырышам мин дә,
Сөекле әниемә.
("Көмеш кыңгырау"газетасы, 9 нчы август, 2014 ел)
Алисә Бәдретдинова,
Әмәкәй урта мәктәбе,6 нчы сыйныф
14 нче июль, 2014 ел
Йолдызлар дуслыгы
Күк йөзендә яшәгән, ди, ике йолдыз. Алар бик дус, тату булганнар. Шулай бер караңгы төнне күктә икесе генә яктырып калганнар да сөйләшә башлаганнар, ди алар.
– Кара әле, дустым, бар галәмгә икебез генә шундый якты балкыйбыз, – дигән берсе.
– Икебез?! Минем нурларым синекенә караганда күпкә яктырак бит! Шулай икәнен бар галәм белә, – дигән икенчесе.
– Минем турыда шулай уйлыйсыңдыр димәгән идем, – дип беренче йолдыз, үпкәләп, ераккарак атылган. Ә мактанчык йолдыз үзенең матурлыгына сокланып ялгыз калган. Елап торган йолдыз янына карт йолдыз килгән дә: «Ни булды?» – дип сораган. Йолдыз сөйләп биргән. Карт йолдыз аны үзе янына чакырган. Төннәр үткән саен теге йолдыз боеккан, тоныкланган, нурлары кимегәндәй булган. Башка йолдызлар хәл белергә килгәннәр, тик якын дусты гына күренмәгән. Инде йолдыз сүнәр хәлгә җиткәч, карт йолдыз түзмәгән, дустына барган да әйткән:
– Дустың сүнсә, сиңа да ялгызыңа җиңел булмас бу караңгы төнне яктыртуы, башка йолдызлар да ераклашалар бит, сизәсеңме? – дигән.
– Ни сөйлисез сез?! – дип гаҗәпләнгән икенче йолдыз.
– Синең сүзләреңнән соң күңеле сынды, якты нурлары да сүнәргә тора, – дигән карт йолдыз.
Мактанчык йолдыз сүз дә әйтеп тормастан, якын дусты янына йөгергән.
– Гафу ит, дустым, зинһар. Минем бит иң якты йолдыз буласым килгән иде. Күк йөзендә ялгызым калгач кына аңладым: янәшәмдә син булганда гына яктырак янам икән бит мин! Бар көчебез дуслыкта икән.
Авыру йолдыз шулчак якты нурларын чәчеп балкып янган.Тирә-як шунда ук яктырып киткән. Тирә-яктагы йолдызлар да алар өчен шатланышып җемелдәшә башлаганнар. Моннан соң барча йолдызлар да үпкәләшеп түгел, башкаларга бәхет өләшү өчен, сөенечтән генә атылып уйный торган булганнар. Күктә йолдыз атылганын күргән кешеләр дә җирдә үзләрен бәхетле тоялар, ди.
("Көмеш кыңгырау" газетасы,14 июль,2014 ел)
Алисә Бәдретдинова,
Мөслим районы, Әмәкәй урта мәктәбе, 6нчы сыйныф
20 нче июнь, 2014 ел
Күпне күргән әбием
Сугыш турында без кинодан карап, китаплардан, газеталардан укып кына беләбез. Сугыш афәтен күргән өлкән буын кешеләре күп түгел инде. Балачагы шул елларга туры килгән кешеләр дә хәзер олы яшьтә.
Минем әбием Вәлиева Зәйтүнә Нурулла кызы 1928 нче елның 29 нчы декабрендә дөньяга килә. Әбием кечкенә вакытта әтиләрен армиягә алалар, шуннан ул фронтка китә. Әбиемнең әнисе дүрт бала белән ялгыз кала. Бик авыр чорлар була ул. Колхозга эшкә дә йөрергә кирәк, балаларны да карарга кирәк була. Ул вакытларны әбием елый-елый исенә төшерә. Җидеелык мәктәпне тәмамлагач колхозга атлар карарга керә ул. Тамаклары туйганчы ашый алмаулары, йокылары туйганчы йоклый алмаулары турында сөйләгәндә әбиемне кочаклап аласым, юатасым килә.Сугыш чорында бик кыенлыклар кичергән алар, ачлык, хәерчелекне күргәннәр. Яшьтәшләре белән урман кисүгә җибәрүләрен дә, сугышның бик күп башка авырлыкларын да әбием безгә сөйли, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә.
Әтиләре сугышта үлеп калгач, әниләре каты авырый башлый. Ачтан үлмәсеннәр дип апасы аларны Бакалыга алып китә. Алар анда паек белән тукланганнар.
Әбием 25 яшендә бабама кияүгә чыгып биш бала тәрбияләп үстергәннәр.Хәзерге вакытта әбием безнең белән яши, бабам моннан өч ел элек вафат булды.Әбием белән бабам әти-әниемә олы ярдәмче, киңәшче булдылар. Мин мәктәптән кайтуга әбием тәмле ашлар пешереп куя. Мине яхшылыкка, тәртипле булырга өйрәтә. Быел әбиемә 85 яшь тулды.Сугыш чоры хәсрәтләрен күп кичерсәләр дә, һаман әле сөйкемле, матур ул минем әбием. Мин аны бик яратам, әле озак еллар безнең белән яшәвен телим.("Авыл утлары" район газетасы,20 нче июнь,2014 ел)
Вәлиев Илнар, Әмәкәй урта мәктәбенең
6 нчы класс укучысы.
Сайт авторы:
Мурзина Силүзә Нәҗип кызы
Мин гап-гади авыл укытучысы,
Байлыгым юк,юк шул даным да.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре