top of page

14 нче май, 2014 ел

Һәрбер һөнәр мактаулы

 

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. Безнең авылда хезмәте белән матурлык тудырып яшәүче кешеләр бар. Шундый кешеләрнең берсе булган Мияссәр абый Шәрипов белән без очрашу оештырдык.

    Дөньяда һөнәрләр бик күп төрле. Һөнәрле үлмәс, һөнәре булмаган кеше көн күрмәс,- ди халкыбыз.Чыннан да, кулы эш белгән кеше өчен һөнәр- яшәү чыганагы. Андый кешенең тормышы мул, хуҗалыгы җитеш була.

  Мияссәр абыйларның йорты да авылда иң матур йортлардан санала. Аларның йорты тыштан гына түгел, эчтән дә бик матур итеп бизәлгән. Чөнки Мияссәр абый  барлык йорт җиһазларын да  үзе иҗат иткән. Без классташлар белән барып кергәндә, ул ярдәмчесе Мозаффар абый белән  остаханәдә эш вакытында  иде. Эш урынында  мебель ясау өчен бик күп  эш кораллары тәртипле итеп, җайлап урнаштырылган. Аларның кайберләре белән танышып, ничек эшләгәнен дә карап тордык. Мияссәр абый үз эшен яратып һәм төгәл башкара, бик күп кешеләрне матур мебельләр ясап сөендерә. “Бу һөнәрне башкару өчен иң кирәге математика, ә кешеләр белән уртак тел табу өчен телне өйрәнергә кирәк” ,-дип сөйли ул. “Психолог та, дизайнер булу сорала. Эшләгән эшеңнән тәм, тормыштан ямь табып яшәү өчен якыннарыңның, гаиләңнең ныклы булуы , ярдәме кирәк”,- диде ул безгә.

   Һәр һөнәр дә мактаулы дигән сүзләрне ишеткәнебез бар. Бу очрашудан  без һөнәрләрне аны башкаручы осталар мактаулы иткәнен аңладык. Язмыш куйган сынауларга бирешмичә, шулай матурлык тудырырга үзендә көч таба алган оста куллы һөнәр иясе булган авылдашыбыз Мияссәр абыйга сокланып, аның белән горурлану хисләре тойдык.

("Авыл утлары" Мөслим  районы газетасы,14 нче май ,2014 ел)

Якупов Илдар, Әмәкәй урта мәктәбенең

6 нчы класс укучысы.

11 нче апрель, 2014 ел

Ялгызлыктан коткару йорты

 

    Өлкәннәр - алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларның ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Без аларга карата һәрвакыт игътибарлы булырга, ярдәм итеп торырга тиеш. Безнең мәктәптә, шушы максаттан чыгып, төрле чаралар үткәрелә. Ялгызы яшәгән өлкән кешеләргә без тимурчылыкка барабыз, алар белән очрашулар үткәрәбез, әти – әниләребез ярдәме белән, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәргә бүләкләр җыябыз. Үткәннәрне барлап чыга картлар, Ах, нигә соң моңсу бу йортта? Балаларын һәм кемнәрне көтә Әй, гомерләр зарыгып гел үтә. Бу шигырь юлларында картлар һәм инвалидлар йорты турында сүз бара. Безнең район үзәгендә дә бар мондый йорт. 24 нче март көнне без, Әмәкәй урта мәктәбенең 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары, укы­ту­чы­ла­ры­быз бе­лән бер­лек­тә, әлеге йор­тка юл тот­тык. Мак­са­ты­быз – карт­лар йор­тын­да көн кү­рү­че әби-ба­бай­лар­га кон­церт но­мер­ла­ры күр­сә­тү, аз­га гы­на бул­са да кү­ңел­лә­рен кү­тә­рү иде. Картлар йорты диюгә күңелне өшетерлек, шыксыз бина күз алдына килеп баса. Әмма без­не чис­та, ма­тур би­на­га ур­наш­кан карт­лар йор­ты ишек­лә­рен киң ачып кар­шы ал­ды.Тик тыш­кы як­тан бик ма­тур, ир­кен бу­лып кү­рен­гән йорт­ның эче­нә үт­кәч ке­нә, кү­ңел­не нин­ди­дер моң­су­лык би­лә­де. Монда йортлары тәмам искергән, үз-үзләрен йөртә алмас дәрәҗәгә килгән, бер генә дә якын туганы булмаган өлкән кешеләр гомер көзләрен уздырырга мәҗбүр. Йөз­лә­рен­дә моң, са­гыш эз­лә­ре бер мәл­гә дә сү­рел­мә­гән өл­кән­нәр­не күр­гәч, йө­рәк­ләр әр­неп куя, кү­ңел­дә алар­ның кә­еф­лә­рен кү­тә­рү, са­гыш­ла­рын та­ра­ту те­лә­ге туа. «Әй, ке­ше­ләр, га­зиз әти-әни­лә­ре­гез­не, яр­дәм­гә мох­таҗ өл­кән ту­ган­на­ры­гыз­ны таш­ла­ма­гыз, карт­лык кө­не­гез ту­рын­да ал­дан уй­ла­ны­гыз!» дип кыч­кы­ра­сы ки­лә. Бу көн­не һәр­бе­ре­без тәм­ле тел­лә­ре­без, җы­лы сүз­лә­ре­без, як­ты ка­раш­ла­ры­быз­ны кыз­ган­мый­ча, әби-ба­бай­лар­ның хәл­лә­рен бе­ле­шер­гә, һәр­бер­се бе­лән ае­рым-ае­рым исән­лә­шер­гә ашык­тык. Алар­ның кай­бер­лә­ре урын өс­тен­дә, кай­бер­лә­ре – ин­ва­лид ко­ляс­ка­сын­да иде. Без әби-ба­бай­лар­ның кә­е­фен кү­тә­рер өчен их­лас ты­рыш­тык: би­е­дек, җыр­ла­дык, ши­гырь­ләр сөй­лә­дек, аларга мәктәбебез укучылары һәм укытучылары җыйган бүләкләрне өләштек. Өл­кән­нәр без­нең чы­гыш­ла­ры­быз­ны яра­тып, күз яшь­лә­ре аша кү­зәт­те­ләр, озак­лап ал­кыш­ла­ды­лар, безнең белән биеп тә алдылар. Соңыннан әби – бабайлар безгә рәх­мәт­ләр әй­тә-әй­тә, из­ге те­ләк­лә­рен те­ләп, оза­тып кал­ды­лар... Карт­лык... Ял­гыз­лык... Моң­су ка­раш­лы әби-ба­бай­лар... Яңа гы­на карт­лар йор­тын­нан чык­кан һәр­кем­нең уй­ла­ры шул ти­рә­дә бө­те­рел­гән­дер, мө­га­ен. Һәркемгә туган җирендә бәхетле яшәргә язсын, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга аерылу ачысыннан газапланырга ирек бирмик, бер-беребезне кадерлик, югалтмыйк. Картлар йорты дигән шомлы сүз язмышларга язылмасын.("Авыл утлары" Мөслим районы газетасы,11 апрель,2014 ел)

Бәдретдинова Алисә,

Әмәкәй урта мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.

9 нчы апрель, 2014 ел

Кыштан аерыласы килми

 

   Ап-ак бураннары, ябалак-ябалак яуган ак карлары, тау-тау өелгән кар көртләре белән сөендергән кыш та үтеп бара. Яз нечкә билле җилләрен, җылы кояшын эшкә җигеп, кар суларын гөрләвекләр итеп елгаларга куа башласа да, кыш әле бирешергә уйламый. Әле һаман буранлап- буранлап карлар яудыра, суыклары белән кисәтеп, куркытып ала. Тик шулай да чана-чаңгыларда, тимераякларда шуа торган кышкы карлар түгел инде. Без,балалар, һаман ак кар өстендә күбрәк уйнап калырга ашыгабыз. Тимераяк, чаңгыларыбызны җыеп куярга теләмибез. Кышкы саф һава тәнгә генә түгел, җанга да дәва икәнен беләбез.Шуңа күрә дә классыбыз белән бергәләп Актаныштагы боз сараена экскурсиягә барырга, тагын бер кат бозда шуып кышны искә алырга уйладык без. Шимбә көнне дәресләрдән соң ,барыбыз бергәләп юлга кузгалдык.

      Боз сарае безне якты утларын балкытып каршы алды. Һәрберебезгә тимераяклар алып, боз өстенә кергәч шатлыгыбызның чиге булмады. Шуа торгач бер сәгатьтән артык вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Истәлек өчен фотога төшәргә дә онытмадык. Безнең теләкләребезгә битараф булмаганнары өчен Вәлиев Ирек, Гиздатуллин Фирүс абыйларга, сыйныф җитәкчебез Силүзә Нәҗиповнага рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бу уку елы истәлекле вакыйгаларга бай булды. Очрашулар, КВН, экскурсияләрне күп үткәрдек без быел. Әле тагын ветераннар белән очрашу һәм туган як музеена да экскурсиягә барырга планлаштырабыз.                                       ("Авыл утлары",Мөслим районы газетасы, 9 апрель,2014 ел)

Пузенко Руслан,Әмәкәй урта

мәктәбенең 6 нчы класс укучысы

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page