top of page

Битләр: 1  2  (3)

Минем кадерлеләрем...

 

       Озакламый яңа уку елы башланыр. Беренче сентябрь, укытучы өчен генә түгел, һәркем өчен дә иң садә бәйрәмнәрнең берсе. Һәр ел саен сагынып көтеп алам мин ул бәйрәмне. Бу уку елында, кече кызым беренче класска укырга кергәнгә күрәдер, ниндидер дулкынлану һәм шатлык хисләре белән каршылыйм  мин аны. Ә сабый өчен белем бәйрәменең  матурлыгы һәрчак әти-әни белән.

      Әти –әни белән бәйле хатирәләр мине һәрвакыт туган авылыма алып кайта. Туган авылым Наратлы (Актаныш районы) бетерелгәч,  һәр ел саен, җәйләр җитсә, без  Сикия елгасы , чишмә буйларына  ашкынып кайтабыз, туган нигезне барлыйбыз, елап күңелне бушатабыз. Туган йортыбызның урыны инде үлән, камышлар, агачлар үсеп, танымаслык булып үзгәрде.Тик әти тугач бабам утырткан өянкегә карап кына без туган нигезебезне таба алабыз. Әти-әнием инде күптән вафат булдылар. Туган авылым,кадерле кешеләрем – әти-әни, балалар - турындагы хисләр күңелдә өермәдәй  бөтерелә, шигырь юллары булып үрелә.

     

       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әткәем өянкесе

Әткәм тугач бабам йола итеп,

Тал утырткан капка төбенә.

Озак еллар,  тормышка ямь биреп,

Шаулаган ул җилләр көенә.

(“Авыл утлары”,18.09.13.)

                        Әниемә

 

Төшләремдә генә күрәм,әни,

Бик сагындым нурлы йөзеңне.

Васыять итеп балаларга әйтәм

Синең әйткән һәрбер сүзеңне.

(“Авыл утлары”,18.09.13)

                    Кызыма

Беренче сыйныф, беренче укытучы,

Тәүге дәрес, тәүге кыңгырау...

Һәр ел саен шушы хисләр һаман,

Күңелләрдә кабат яңара.

 

(“Авыл утлары”,18.09.13.)

Туган йортыбызның капка төбендәге  өянке агачы

 Авылым дип җан атып...

/Силүзә Мурзина/

Актаныш районы Наратлы авылы – минем туган авылым. Бүген ул юк инде. “Перспективасыз” авыллар исемле­генә кертелеп, табигатьнең оҗма­х булырдай матур урынына урнашкан авылым җир йөзеннән юкка чыкты. Ике катлы, заманы өчен зур больницасы, башлангыч мәктәбе, клубы, кибете тиз арада сүтелде, күчереп салынды. Авыл халкы тормыш итү өчен күчәргә мәҗбүр булды.

               "Ватаным Татарстан" ,19.июль,2013 ел

Тәкъдире белән килешмәгән

 

41 яшьлек Мияссәр Шәрипов Мөслим районы Әмәкәй авылында җиде баланың төпчеге булып дөньяга килгән. Әти-әнисе, апалары, абыйлары үрнәгендә тәрбияләнгән итагатьле, хезмәт сөючән егеткә күршеләре, авылдашлары сок­ланып туймый.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 202, 29.11.2013/)

Сынаулар сындырмый аны...

Язмыш адәм баласына

Сынауларның бирә төрлесен.

Тез астына суга көтмәгәндә,

...Кемгә суза бәхет өресен.

 

     "Авыл утлары", 4 декабрь,2013 нче ел

Авылым -авылкаем.

 

(туган авылым Наратлы турында)

 

Балачакның матур төсмерләрен,

Онытылмаслык һәрбер мизгелен,

Саклар иде исән булса әгәр,

Туган авылым, туган нигезем.

 

    (Дәлия Ханнанова,Фәнүзә Сәяпова "Туган авылым урамын соңгы кабат урадым" китабы, "Актаныш" басмаханәсе,2010 ел.)

Мәңге яшә, авылым!

(улым авызыннан)

 

Әнием кебек якын күңелемә

Әмәкәем- туган авылым.

Рухыма синнән көч алалсам,

Бәхеткәем таба алырмын.

 

              Ф.Баһаутдинов “Моң бишегем Мөслим” китабы, 2009 ;

Like Us 
Tweet Us

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page