top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Сынау көннәре билгеләнде

Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсе 2014 елда узачак Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көннәрен раслаган.

Имтиханнарны алдан тапшырырга теләүчеләр өчен сынау 21 апрельдән башлана. Бу көнне укучылар чит телләр, география, химия яки тарих фәннәреннән имтихан тапшыра. 28 апрельдә – математика, 5 майда информатика, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән белем дәрәҗәсен күрсәтә. БДИның төп этабы, гадәттәгечә, май аена туры килә. 26 май көнне чыгарылыш сыйныфлар география һәм рус әдәбияты буенча БДИ тапшыра алачак. 29 майда исә укучылар өчен беренче мәҗбүри имтихан - рус теленнән сынау билгеләнгән. 2 июнь – чит телләр һәм физиканы сайлаучылар сынала. 5 июньдә егет-кызлар икенче мәҗбүри предмет — математиканы тапшырыр дип көтелә. 9-11 июньгә информатика, биология, тарих, жәмгыять белеме, химия буенча имтиханнарны үткәрү ниятләнә. Җитди сәбәпләр аркасында имтиханны билгеләнгән вакытта тапшыра алмаган укучылар өчен 16-20 июньдә резерв көннәр билгеләнгән.Чыганак: Интертат.ру

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page