top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Кадерле укытучылар! Мәгариф ветераннары!

Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә сәламәтлек һәм шәхси тормышыгызда зур бәхетләр телим.Кызым, Мурзина Илүзә, язган әлеге шигырь һәммәгезгә бәйрәм сәламе булсын!

Яраткан укытучым

Сез дөньяда - иң белемле кеше,

Сезнең дәрес - тормыш ачкычы.

Иксез-чиксез фәннәр дөньясында

Маяк бит Сез, әйдәп баручы.

Безнең өчен Сез - иң таләпчән кеше,

Таләпчәнлек – тәртип юлдашы.

Тәртип булган җирдә тормыш матур,

Зур уңышка ачыла юл башы.

Сез дөньяда - иң ягымлы кеше,

Йомшак сүзле, изге күңелле.

Белем орлыкларын җайлап кына,

Өләшүче ул - Сез түгелме!?

Кайгыртучан да Сез, ә без һаман,

Мәшәкатьләр табып торабыз.

Мәктәптә Сез - икенче әни безгә,

Әни булгач, тыныч дөньябыз.

Белемле дә, кайгыртучан да Сез,

Таләпчән дә, һәрчак ягымлы.

Күңел күгемдә Сез ,Укытучым,

Йөрәгемә иң-иң якыным.


Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page