top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

"Белем җәүһәрләре - 2014" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан ф

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел бишенче мәртәбә татар телендә ясалган иң файдалы сайтларны һәм аларның авторларын ачыклады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Тантанага финалистлар һәм бәйгене оештыручылар (Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, "Белем.ру" ҖЧҖ ) белән бергә күп кенә татар шәхесләре, иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары, финалистларның җанатарлары һәм телевидение һәм матбугат чараларыннан корреспондентлар килгән иде.

Тантана Г.Камал театры артистлары сәламләве - Татарстанның атказанган артисты Илдус Габдрахманов һәм Алмаз Гәрәев башкаруында татар биюе белән башланып китте. Аннары тантананы алып баруны "Болгар радиосы"ның "Сау булыйк", "Йолдызлар кайтавазы" һәм "Чәкчәк-шоу" тапшыруларын алып баручы Айгөл Хәйруллина белән "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең яшьләр тапшыруларын алып баручы Рузәл Әхмәдиев үз кулларына алдылар.

Тантана котлау илә концерт тамашасы белән үрелеп барды. Иң беренче булып бәйгенең дипломантларын котладылар, аннары номинацияләр буенча II һәм III урын яулаган интернет-проект авторларын бүләкләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Бары тик ахырда гына бәйгенең "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары билгеле булды һәм гран-при - "Белем җәүһәре" исемен яулап, озак еллар буе аның дәрәҗәсен саклап килгән татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме бирелде.

Шунысын әйтергә кирәк, бәйгенең бүләкләре елдан-ел кыйммәтләнә бара һәм оештыручылар моны нәкъ шулай булырга тиеш дип саныйлар да! Быел бәйгедә I урын алган интернет-проект авторларына "PocketBook" электрон китаплары, ә "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"нә - ноутбуклар тапшырылды.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page