top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Музейның яңа тормышы

Данлы, тарихка, күренекле кешеләргә бай булган Мөслим төбәгендә өр-яңа музей ишекләрен ачты.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- ди безнең татар халкы.Чыннан да районыбызның матур үткәне һәм якты киләчәге бар.Төбәгебезнең үсешен, тарихын чагылдырган иң беренче музей экспонатлары Мөслим урта мәктәбенең ул вакыттагы тарих укытучысы Нурдидә Галиевна тарафыннан җыйнала.Заманасы өчен искиткеч күп мәгълүматлы, бай музей була ул.Ул чорда Мөслим мәктәбендә белем алган укучылар әлеге музейны соклану һәм сагыну хисләре белән искә алалар.1989 елда Мөслимдә район музеен ачарга дигән карар чыгарыла. Бу эшкә ике тынгысыз җан-Наис Гамбәр һәм Рәйхан Хантимеров алына.Ул елларда Мөслим мәктәбе диекторы булган Мөҗәһит Әхмәтҗанов аларга мәктәп музееның экспонатларын тулысынча бүләк итә.Пушкин урамындагы кайчандыр “Авыл утлары” редакциясе, соңрак пионерлар йорты булган агач бинада бик матур итеп бизәлгән музей ачыла һәм озак еллар халыкка хезмәт итә. Үзендә сакланучы мамонт, мөгезборын сөякләре, борынгы этнография эшләнмәләре белән ул республикада дан тота. Гомерләр уза, чорлар үзгәрә, буыннар алмашына. Музейга да яңа бина, яңача эшләү алымнары таләп ителә.

2014 нче ел- Россиядә һәм республикабызда Мәдәният елы дип игълан ителде. Нәкъ менә шундый истәлекле елда районыбызда музыка мәктәбенең элеккеге бинасын музей итеп үзгәртеп төзү аеруча әһәмияткә ия. Бүгенге көндә бинаның тышкы ягы да, эчке өлеше дә танымаслык булып үзгәрде.Һәм музейның яңа бинасы , Бакча урамы яклап , Мөслимнең үзәк урамына юл башы булып тора.

Бүгенге көндә музеебызның ишекләре һәркем өчен ачык. Тагын шунысы куанычлы: музейның күргәзмәләр залында Метрәй авылы кызы,шамаилләр, тугралар остасы, рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинованың шәхси күргәзмәсе эшли. Башкарасы эшләребез әле шактый. Экспозицияләрне тагын баетырга, эзләнергә кирәк.

Нәрсә генә дисәк тә, без – мөслимлеләр- районыбызның табигате, тарихы, күренекле кешеләре белән горурланабыз! Милләтебез, халкыбыз һәм районыбыз тарихын өйрәнүдә, яшь буынны тәрбияләүдә музеебыз зур ярдәмче һәм районыбызның горурлыгы булыр.

Синара Җаббарова,

Туган якны өйрәнү музее директоры

“Авыл утлары” газетасы мәгълүматы буенча.

Музей күренешләрен шушы сылтама аша карарга мөмкин.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page