top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Татарча сайтларны укучылар да эшли

Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган “Белем җәүһәрләре” конкурсы быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады.

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту.

Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынган. Эшләрне бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет белгечләре катнашкан. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим итте.

Иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яши икән. Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорскта гомер итүчеләр алардан калышмый. Татарстан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә катнашучылар булган. Алар арасында Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылыннан Фәрит Гибадуллин – финалистлар рәтендә.

Югары уку йортлары сайтларының татарча версиясе юк

Бәйге нигезләмәсе буенча эшләр 8 номинация – “Укытучы – җәүһәр”, “Укучы – җәүһәр”, “Башлангыч белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Урта белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Югары белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр”, “Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр”, “Күренекле татар җәүһәрләре” кабул ителгән. Тик ни кызганыч, югары белем бирүгә багышланган номинациягә бер гариза да килмәгән.

Моның турыда бәйгенең идеясе авторы Раил Гатауллин да борчылуын белдерде:

- Югары уку йортлары сайтлары татар телендә эшләми диярлек. Бер елны Казан дәүләт аграр университеты сайты татарча эшләп киткән иде. Ләкин яңартылганннан соң, татарча интернет-версияләре бик мөшкел хәлдә. Әгәр без югары белем бирү дәрәҗәсендә татар белгечләрен әзерләмибез икән, ул вакытта татар интернетын дөньякүләм дәрәҗәгә таныту бик күпкә авыррак булачак. Бүгенге тантаның җиңүчеләре, нигездә, – укытучылар. Гомумән, татар интернетының 25-30 проценты – укытучылар ясаган сайтлар. Бу бик күңелле күренеш булса да, югары белем бирү дәрәҗәсендә информатика укытучысы белгечлеге бирә торган махсус факультетлар булмавы күңелне әрнетә. Мәгълүмати технологияләрне өйрәнгән вакытта аның методикасын да өйрәнергә кирәк бит, – диде ул.

Бәйгене үткәрергә “Татнетны үстерү фонды”, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, “Белем.ру” ҖЧҖ, Татарстан Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, күп санлы иганәчеләр булышкан.

Iphone, Ipad өчен махсус сүзлек

Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Сөләйман Рәхимов үз чыгышында татар дөньясын яктырта торган башка телдәге сайтлар да катнаша алса, яхшы булыр иде, дип белдерде. Аның фикеренчә, бу, үз чиратында, чит төбәктә яшәүче милләттәшләребене бәйгедә катнашырга җәлеп итәр иде.

Тантана вакытында тамашачыларны iOS платформасында эшли торган гаджетлар өчен махсус кушымта – русча-татарча сүзлек белән дә таныштырдылар. Әлеге кушымта әле нарасый гына булса да (аның чыкканына – 10-15 көн генә – Авт.), анда ике меңнән артык кулланучы бар икән. Безнең илдә генә түгел, ә Япония, Франция, Америкада яшәүче милләттәшләребез дә әлеге кушымтага мөрәҗәгать итә. Монда сүзнең язылышы белән беррәттән, әйтелешен дә тыңларга мөмкин.

Җиде номинация буенча беренче өчлеккә керүчеләрнең барысын да тәбрикләделәр. Алар арасында “Укучы – җәүһәр” номинациясе җиңүчесе Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 5 сыйныф укучысы Габделгаффар Фәррахов та бар иде.

– “Минем гимназиям” сайтын мин татар телен үстерер өчен һәм башкалар да телебезне өйрәнсен, дип ясадым. Анда гимназиябез турында төрле яңалыклар, фото, видеоматериаллар эләм. “Администратор бите” дигән сәхифәдә үзем турында мәгълүмат яздым. Әлеге сайтны ике ел дәвамында эшләп киләм. Аны башлап җибәрү өчен Jimdo сайтлар төзү конструкторын өйрәндем, – диде 5 сыйныф укучысы.

Өч кешегә “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеме бирелде

“Җәүһәрләрнең җәүһәре” – төп бүләк шулай дип аталды. Моны үзенчә Гран-при, дип атарга да була. Аңа Казан шәһәреннән Гүзәлия Тарханова, Мөслим районыннан Гөлназ Җәлилова, Саба районының Мишәбаш авылыннан Булат Шакиров лаек булды.

– Укучыларыбыз белән бергә эшләгән Мөслим төбәге фольклоры сайты белән 2010 елда “Белем җәүһәре” исемен яуладык. Үземнең шәхси сайтым да мондый исемгә лаек булды. Быел Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе сайты җиңеп чыкты. Әлеге сайтта татар теле мөгаллимнәренә ярдәм күрсәтү максатын куйдык. Мөслим районы татар теле укытучыларының эш-тәҗрибәсе, педагогика фәне яңалыклары белән таныштыруны күз алдында тотып эшлибез. Безнең шулай ук дәресләргә әзер методик ярдәмлекләр, эшкәртмәләр дә күп. Бүгенге җиңү минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Татар сайтларына, бигрәк тә мөгаллимнәрнекенә, уку елы башлангач, керүчеләр өчләтә арта. Шунысы куанычлы: хәзерге көндә, узган елга караганда, кулланучылар артыграк, – диде Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова.

Әйтергә кирәк, җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаганнарга бәйге эмблемасы төшерелгән статуэткасы, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңгән укучыларга исә болардан тыш катнашучының исемен әйтеп котлый торган йомшак уенчыклар да бирелде.

Дүрт ел эчендә 19 кеше “Белем җәүһәрләре”ндә җиңүгә ирешкән. Быел аларга тагын җиде кеше өстәлде. Киләсе елга әлеге бәйгедә катнашырга укытучылар гына түгел, аларның укучылары да күбрәк тартылыр, дип ышанып кала оештыручылар.

http://intertat.ru/tt

http://tat-i.net

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page