top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары билгеле булды.

Бүген V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесен оештыру комитеты бәйгенең финалистлары исемлеген игълан итте. Әлеге мәгълүматларга караганда бәйгедә катнашырга теләп быел барлыгы 63 гариза килгән. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә алар арасыннан 57 интернет-проект кабул ителгән. Интернет-проектларны бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашкан, алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгебезнең финалына үттеләр. Тагын бер куанычлы хәбәр - Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылы сайты да бәйгенең финалистлары арасында!

Финалистлар исемлеге белән Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net/tt) яисә бәйгенең рәсми сайтына (http://konkurs.belem.ru) кереп танышырга була.

Бәйгенең финалистларын бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак, тантана 10.00 сәгатьтә башлана.

"Белем.ру" порталы исеменнән бәйгенең финалистларын без дә чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

http://tat-i.net

Яңалыклар исемлеге

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page