top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Миләүшә һәм Рүзәл Мөхәммәтшиннар: “Милләтебезгә файдалы кеше үстерәсе килә”

Рүзәл Мөхәммәтшин әле бик яшь булуына карамастан, татар әдәбияты, шигърияте дөньясында шактый билгеле шәхес. Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Идел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, “Каралама”, “Бүре мин” кебек шигырь китаплары авторы ул. Универсиада вакытында дөньяны шаулаткан “Ак бүре” операсының либретто авторы үзебезнең Рүзәл икәнен белү һәр татар кешесендә горурлык хисләре уяткандыр. Соңгы елларда Рүзәлнең тагын бер вазыйфасы артты: ул гаилә башлыгы да. Хатыны Миләүшә белән Идел исемле ул үстерәләр. Иҗади гаилә бала тәрбияләү серләрен безнең белән дә уртаклашырга булды.

Талипова Миләүшә Дәниф кызы - Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең 2005-2006 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучысы.

“Телефон түгел, кеше икән…”

Рүзәл белән Миләүшә сабакташлар. 6 ел очрашып йөриләр. Өйләнешкәч үк, икесе тиң бала алып кайтырга ниятлиләр. Менә ул сабыйны түземсезләнеп көткән, хыяллар диңгезендә йөзгән 9 ай. “Ниндидер күңелле ягы гына күз алдына килә иде, – дип хатирәләрне яңарта Рүзәл. – Күңелле мәшәкатьләр. Балабыз гел елмая, көлә, имеш… Рекламадагы кебек. Ләкин ул тугач, үземнең кинәт кенә олыгаеп китүемне сиздем. Шул көннән үзем өчен яшим дигән сүз, гомумән, юкка чыкты”. Беренче тапкыр сабыйны кулга алган вакытларны искә алабыз. “Күктән төшкән кебек булмады, – ди ул. – Әнисенең көмәнендә чагында ук сөйләшеп йөрдем бит. Табиблар куйган вакыт буенча 6 июньдә туарга тиеш иде. Ул 17 майда – 3 атна алдан туды. 16сы кичендә сөйләшеп ятам: “И-и улым, улым… Сине бик күрәсем килә, сагындым, кайчан туасың инде?” Икенче көнне хатынны бала тудыру йортына илттем. Баксаң, мин сөйләшеп яткан ул көн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең әти-әнисе никахлашкан кич булган икән. Ә ул көнне теләгән барлык теләкләр чынга аша. Һәрхәлдә, кайтып сөйләгәч, авылыбызның Акъәбисе шулай диде. Баланы кулга тоттырдылар. Беренче хис: өченче элемент – менә сиңа яңа телефон, машина алган кебек. Ә сабый кисәк кенә кулымда селкенеп куйды. Мин тетрәнеп киттем: ул тере, ул кеше бит! Телефон-фәләннәр генә түгел…” Миләүшә бу хәлне искә алып көлә. “Ул чакта мин дә баланы ничек исән-сау тудырырмын, дип кенә уйлап йөрдем. Ничек тәрбияләрмен, дигән уй башка да килеп карамады”.

Әти кеше яңа һөнәрләрне бик теләп үзләштерә: тартмадагы бала ризыкларын болгатып ботка ясарга, биләүсә, ыштаннар юарга, бишек-коляска селкетергә өйрәнә. “Беренче айлар минем өчен бик авыр булды. Моңарчы вакытымның күп өлешен иҗатка багышлый идем. Ә монда дөнья үзгәрде – биләүсәдә яткан балаңа иҗат кирәк түгел. Мине генә кара син, ди. Концерт куеп алуларын да өстәсәң, тынгысызлык бик авыр тәэсир итүен чамалагыз инде…»

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page