top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Мәктәп укучыларының бөтенроссия предмет олимпиадалары старт алды.

2014 нче елның 22 сентябреннән башлап мәктәп укучыларының бөтенроссия предмет олимпиадалары старт алды. ТР Мөслим районы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары 29 предметтан олимпиада биремнәрен үтәячәк.

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә бүген математика буенча олимпиада үтте.Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 нче урынга 7 нче класстан Бәдретдинова Алисә,Вәлиев Илнар, 10 нчы класстан Мурзина Илүзә, 11 нче класстан Шакирянов Инсафлар лаек булды. Укучыларымны ихластан котлыйм һәм киләчәктә дә зур җиңүләргә ирешүләрен телим.

Автор:Мурзина Силүзә Нәҗип кызы


Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page