top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

М.Н.Моряков исемендәге  XIII республикакүләм фәнни –практик конференциясе


Лениногорск шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре укучылары өчен М.Н.Моряков исемендәге XIII республикакүләм фәнни –практик конференциясе үткәрелде. Бу конференциядә мәктәбебез укучылары Шакирянов Р., Холбутаева Н., Латипова Л., Шайхразиева А., Бадретдинова А. актив катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучысы Шакирянов Рүзәл 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе математика укытучысы Мурзина С.Н.), 9 нчы сыйныф укучысы Бадретдинова Алисә 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе тарих укытучысы Бадретдинова Г.М) диплом белән бүләкләнделәр. Конференция кысаларында төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, 7-11 нче сыйныф укучылары өчен “Букинистик аукцион”, ә кече яшьтәге укучылар өчен “Йолдызлы сәгать” уены оештырылды. Укучым Шакирянов Рүзәл бу уенда да үзенең тирән белемгә ия укучы икәнен исбатлап җиңү яулады һәм махсус бүләккә ия булды. Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Булдырдыгыз!


Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page