top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Карамый калмагыз


Бу көннәрдә киң җәмәгатьчелек, татар халкы республикабызның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее алды рухы белән яши дисәк, һич тә арттыру булмас.

Әлеге юбилей шаукымыннан Россия һәм республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары да читтә калмады, әлбәттә. Күпләр өчен өстәл китабы саналган «Мәгариф» журналының тиздән абунәчеләребез кулына барып ирешәчәк гыйнвар саны да беренче Президентыбызга багышланган язмалар белән сөендерәчәк.

«Россия-1» телеканалы исә М.Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Шаймиев в поисках Тартарии»дигән документаль фильм тәкъдим итәчәк.

«Татарстан. Яңа гасыр» телеканалы да 19 гыйнварда кичке сәгать 7 дә моннан ун ел элек – М.Шәймиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән фильмны кабатлап күрсәтергә җыена. «Россия. Татарстан» телеканалы исә 20 гыйнварда иртәнге сәгать 9 да «Минтимер Шаймиев», ә «ТНВ» телеканалы 20 гыйнварда кичке сәгать 9 да «Минтимер Шәймиев. Заман һәм шәхес» дигән тапшыруны (ниһаять, монысы үзебезчә – татар телендә!) карарга тәкъдим итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларының хәбәр итүләренә караганда, Татарстан Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиевнең бүген Мәскөүдә Россия Президенты В.Путин белән очрашуы көтелә. Россия һәм Татарстан телеканалларының «Яңалыклар» чыгарылышында бүген кичен шул хактагы видеосюжетлар эфирга чыгачак. Карамый калмагыз.

Фотосурәтнең чыганагы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Шаймиев,_Минтимер_Шарипович

Автор: Таһир САБИРҖАНОВ


Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page