top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Һәр нәни бәхетле балачакка лаек!

1 июнь-халыкара балаларны яклау көне.. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр.Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтнең мөһим юнәлеше. Республика җитәкчелеге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарны гаиләгә урнаштыру юнәлешендә күп кенә чаралар күрә. Шул рәвешле узган елда 1150 бала тәрбиягә алынган. Бүгенге көндә 1491 гаилә 2 579 баланы сыендырган. Безнең Әмәкәй авылында да үксез балаларны үз куенына сыендырып, аларны тормыш баткагыннан йолып калырга, тиешле тәрбия биреп җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерергә омтылучы гаиләләр бар. Ятимнәрнең киләчәге турында кайгыртучы, сүздә генә түгел, ә авыр, борчу-мәшәкатьле эше белән республикабыздагы социаль мохитны аз гына булса да уңай якка үзгәртүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүче бу гаиләләргә һәр аңлы, миһербанлы кешенең рәхмәттән башканы әйтергә теле әйләнмәс, минемчә.Бу гаиләләргә мөнәсәбәте аша кешенең әхлагын бәяләп була бит.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page